Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань-Арена» стадионында бәйрәм чарасында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды, анда фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре сәүдә итә. Рөстәм Миңнехановны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Камияр Байтимеров озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны белән V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирделәр. ТР Президент Казанның 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.
«INSERTS Инсертлар – Адмиралтейство бистәсе» халыкара проект-мәгариф семинары бүген Казанда тәмамланды. Семинарны тантаналы ябу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Татарстанда 40 мең гектар бөртеклеләрне җыясы калды – бу гомуми мәйданның 3%ыннан да ким инде. Бүген барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр ителде.
Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлары сайлау буенча кампания ахырына якынлашып килә. Парламенттагы урыннар өчен сигез сәяси партия вәкилләре көрәште. Сайлаулар - республиканың сәяси системасы үсешендә мөһим этап. Тавыш бирүчеләр белән очрашулар барышында һәм сайлау алды дебатларында күпләгән көнүзәк сораулар күтәрелде.