Яңалыклар

30.08.2014
Бүген Сарман районының Җәлил поселогында Татарстан Республикасы көненә һәм торак пунктның 50 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖнең генераль директоры Наил Маганов катнашты.
30.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Горький исемендәге реконструкцияләнгән Үзәк мәдәният һәм ял паркында булды.

Исегезгә төшерәбез, паркта реконструкция уздырылды, монда заманча балалар мәйданчыклары ясалды, велосипедта һәм җәяү йөрүчеләр өчен маршрутлар уздырылды, мемориаль зона яңартылды, яңа фонтан төзелде.

Бүген Горький ис. паркта 30 август Республика көнен бәйрәм итү чаралары уза.

30.08.2014

Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

30.08.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов һәм Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар буенча Дәүдәт комитеты рәисе Заур Смирнов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан анда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасының Кырым Республикасында даими вәкиле Ильяс Темиргәлиев катнаштылар. Очрашуда катнашучылар кайбер юнәлешләр буенча алга таба багланышлар мәсьәләләре, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә элемтәләр турында сөйләштеләр. Шулай ук Кырым Республикасының алга таба үсеше мәсьәләләре турында да сүз барды. 
30.08.2014

Татар авылы кешеләренең шәхси хуҗалыкларын күрсәтә торган скульптур композиция бүген Иске Татар бистәсендә пәйда булды – Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиалы студентлары үз эшләрен шәһәргә бүләк итеп тапшырдылар. Скульптураларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бәяләде.

30.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка театр сәнгате музее проектын тәкъдир иттеләр. Бу чара музей урнашачак бинада узды.


Татар театр сәнгате музеен Г.Камал исемендәге театр каршында Татарстан урамындагы реставрацияләнгән 8нче йортта урнаштыру карала.

30.08.2014
Бүген, Республика һәм Казан шәһәре көнендә, республика башкаласының Яңа Савин районында уникаль “Умка” балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Бу Татарстанда ясалма боз катырылган шугалаклы бердәнбер балалар бакчасы булуы белән үзенчәлекле. Бакча ачылышы тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре килде.
30.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районы кешеләрен Республика көне, Шәһәр көне һәм ишегалды бәйрәме белән котлады. Биредә яңа төзекләндерелгән ишегалды территориясен ачу бәйрәме узды. 

30.08.2014

Бүген иртән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фойесында Татарстан җитештерүчеләренең азык-төлек товарлары күргәзмәсе оештырылды.

Экспозициягә сөт продукциясе, ит һәм колбаса, икмәк әйберләре, яшелчә продукциясе җитештерүче эре предприятиеләрнең үз продукциясе, шулай ук фермер хуҗалыкларының азык-төлек товарлары куелган иде.

30.08.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Справедливая Россия" партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында "Справедливая Россия" фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Справедливая Россия" партиясенең региональ бүлеге рәисе Рушания Билгильдеева катнаштылар.

Битләр: << 1591 1592 1593 1594 1595 1596 1597 1598 1599 ( 1600 ) >>