Фәрит Мөхәммәтшин: “Республика халкы сайлауда актив катнашты”
14.09.2014
14 сентябрь көнне кич “Бердәм Россия” партиясе Рәисе, РФ премьер-министры Дмитрий Медведев видеоконференция режимында сайлаулар үткәрелгән регионнар вәкилләре белән аралашты. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хөкүмәт башлыгына республика парламентына сайлаулар барышы турында мәгълүмат бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчө, беренче нәтиҗәләр 2814 сайлау участогында 2 миллионнан артык кешенең тавыш бирүдә катнашканын күрсәткән. Ул бу көнне тәртип сагында биш меңнән артык полиция хезмәткәре торганны билгеләп үтте. Кырыкка якын закон бозу очрагы теркәлгән, алар үз вакытында каралган. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе республика халкының сайлауда актив катнашуын хәбәр итте.
“Сайлаулар кискен конкуренция шартларында үтте, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең партия үзен лаеклы күрсәтте. Аның республикадагы исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Республикада халык җыеннарында кешеләр үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.”.
“Бердәм Россия” партиясе җитәкчесе Дмитрий Медведев Татарстандагы активлыкны аеруча мактауга лаелы дип атады. Ул регионда уза торган сайлау өчен моның бик яхшы күрсәткеч булуын ассызыклады. “Сайлаулар халыкта кызыксыну тудыра. – диде РФ Премьер-министры. – Күп кеше бу көнне дачада уздыра, шуңа күрә анда барып йөрмәскә дә була кебек. Ләкин кешеләр сайлау участокларына кайта, тавыш бирә. Бу бик мөһим. Мондый хәлнең кадерен белергә һәм сайлаучыларга рәхмәт белдерергә кирәк”.
Видеоконференция йомгаклары буенча Дмитрий Медведев”Бердәм Россия”нең уңышлы чыгыш ясавын билгеләп үтте.
Шунысын да әйтеп узыйк, сайлаулар Дмитрий Медведевның туган көненә туры килде. Конференциядә катнашучылар бу уңайдан аны кайнар котладылар.