Илдар Халиков Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

14.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үзенең тормыш иптәше белән бергә V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда катнашты.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Казанның 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. Илдар Халиков, ТР ның барлык сайлаучылары кебек, “Мин тавыш бирдем” беләзеген алды. Искәртеп узабыз, беләзек тавыш бирүчеләргә шәһәр җәмәгать транспортында көн дәвамында бушлай йөрү һәм "Kazan-Arena" стадионында бәйрәм чарасын карау хокукы бирә.

ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов