Яңалыклар

05.09.2014
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Пирамида» комплексында Х Казан Халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасында катнашты.
05.09.2014

Бүгенге көнгә Татарстанда бөртеклеләр уңышының 82% мәйданы җыелган, уртача уңыш гектардан 22,3 центнер дәшкил итә. Бүген барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган республика киңәшмәсендә шул турыда хәбәр ителде.

05.09.2014
Бүген “Татспиртпром” ААҖ филиалы “Усад спирт заводы”нда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышы узды. Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – 2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында һәм “Татспиртпром” ААҖнең инвестиция проектлары турында.
05.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында чистайлылар гадәттә ял итә торган Скарятин бакчасында булды.

Скарятин бакчасы Чистай үзәгендә урнашкан, аңа 1867 елда Казан губернаторы Скарятин кушуы буенча элеккеге Икмәк мәйданы урынында нигез салынган.

05.09.2014

Чистай муниципаль майонының № 11 кадетлар мәктәп-интернатында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Мәктәп бинасы яңа уку елына капиталь ремонтланган. Рөстәм Миңнехановны кадетлар мәктәбенең укучылары һәм җитәкчелеге – директоры Фоат Сөнгәтуллин каршы алды.

05.09.2014
Бүген, 5 сентябрьдә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Лениногорски районында Шөгер авылында яңа балалар бакчасы, Мәдәният йорты, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында катнашты.
05.09.2014

Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга – Татарстанның иң мөһим сәнәгать һәм мәгариф үзәкләреннән берсе һәм уңышлы үсеш перспективасына ия. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне район активы белән очрашуда әйтте.

05.09.2014

Алабуга политехник колледж нигезендә оештырылган “Алабуга” МИЗ өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәктә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кысаларында булды. Аны Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр.

05.09.2014

Бүген Алабугада чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School халыкара мәктәп ачылды. Республика өчен яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

04.09.2014

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре белән барды.

Ул барган беренче объект Зеленодольск муниципаль районының Олы Яке авылындагы күп функцияле үзәк (КФҮ) булды.

КФҮ бинасында 200 урынлык тамаша залы, фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП) һәм китапханә урнашкан. Бу объектның хакы – 10,5 млн. сум. Мәйданы – 470 кв. метр. Төзелеш үткән елның маенда башланып август аена тәмамланган да.

Битләр: << 1591 1592 1593 1594 1595 ( 1596 ) 1597 1598 1599 1600 >>