Яңалыклар

05.03.2016

Татарстанда ел башыннан бирле 466,2 мең кв.м. торак тапшырылган, бу 2015 елның шул чорына карата 110% тәшкил итә. Шуның 76,3 мең кв.метры соңгы ике атнада гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты. 

04.03.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Когнитив технологияләр» компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты. 

04.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. Тантана Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды (Казан).

«Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сезне 8 нче март бәйрәме белән котлыйм, дип башлады чыгышын Татарстан Президенты. – Без, мөгаен, хатын-кызларыбызның дәүләттә, республикада һәм һәр гаиләдә тоткан урынын һәрвакытта да бәяләп бетерә алмыйбыздыр.

04.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов InfoWatch компанияләр төркеме президенты Наталья Касперская белән очрашты. Яклар Татарстан Республикасы белән «InfoWatch» арасында хезмәттәшлек итү буенча алга таба адымнар турында сөйләштеләр.  

04.03.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Просто молоко" ИК ҖЧҖтә булды һәм предприятиедә эшләүче хатын-кызлар белән очрашты. Аны ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

04.03.2016

Бүген Казанда ТР Министрлар Кабинеты белән "Газпром газ-мотор ягулыгы" компаниясе газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне стимуллаштыру программаларын тормышка ашыру буенча килешү имзаланды. Бу хакта журналистларга ТР икътисад министры Артем Здунов һәм "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев сөйләде.

04.03.2016

Татарстан Республикасы – Кытай Халык Республикасы (КХР) һәм аның провинцияләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләүче Россия төбәкләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.  

Искәртәбез, Татарстанга КХРның Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе килде.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Кытай белән актив хезмәттәшлек итә, республикада КХР югары җитәкчелеге, шулай ук бизнес-делегацияләр вәкилләре берничә мәртәбә булган инде.

03.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global Advisory идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде (Катар) белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов җайга салынган багланышлар кысаларында Катар белән хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышаныч белдерде.

03.03.2016

Кичә, 2016 елның 2 мартында, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.

Бу чарада катнашучылар продукция сату өлкәсендә 2016 елга эш планын, шулай ук предприятиенең энергия ресурсларына чыгымнарын кыскарту буенча эшчәнлеген карадылар.

02.03.2016

Намуслы балыкчылар һәм су буенда ял итәргә яратучылар өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.

Битләр: << 1361 1362 1363 1364 1365 1366 ( 1367 ) 1368 1369 1370 >>