Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм "Россия тимер юллары" (“Российские железные дороги") ААҖ вице-президенты Михаил Акулов Горький тимер юлының "Зөя" станциясендәге гомуми файдаланылыштагы тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерү өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаладылар.
Чарада Горький тимер юллары башлыгы Анатолий Лесун, "Россия тимер юллары" ААҖнең "Пассажирларны йөртү" бизнес-блогы идарәсе департаменты башлыгы Максим Шнейдер, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Иран сәламәтлек саклау һәм медицина белеме министры урынбасары Садроссадат Сәйед Али Сәйед Мостафа җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Кадрлар резервы” республика проекты финалистлары белән очрашты. Бу чара “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фондында узды. Очрашу башланыр алдыннан “Сәләт”нең башкарма директоры Тимур Сөләйманов “Сәләт” йорты” буенча экскурсия уздырды һәм фондның эшчәнлеге турында сөйләде.
Бүген Казанда “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары” IV халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында республиканың нефть-газ-химия комплексы өчен кайбер кызыклы тәкъдимнәр каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Директорлар советы эше барышында «Татнефть» компаниясенең гыйнвар аендагы бюджет үтәлешенә йомгак ясалды һәм 2016 елның мартына бюджеты расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы Абел Аганбегян белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов катнашты.
Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты, агымдагы икътисадый вәзгыятькә карата үз уйларын уртаклашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла.
2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар буенча Чаллы шәһәр Советы утырышы башланганчы, Рөстәм Миңнеханов шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсен карады.
Күргәзмәгә үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен эшкуарлар, төзүчеләр, яшьләр, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф һәм башка өлкәләр куйган иде.
Кукмара районы халкы һәрвакыт эш сөючәнлеге, булдыклылыгы белән аерылып торды. Бу хакта бүген Кукмара муниципаль район советы утырышында Илдар Халиков ассызыклап узды.
Төп доклад белән Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев хисап тотты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, социаль ипотека һәм авария хәлендәге тузган торактан кешеләрне күчерү программалары буенча сафка бастырылган 21 фатирлы торак йортны рәсми ачу тантанасында катнашты.