Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышында депутатлар бертавыштан «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын икенче укылышта кабул итте.
Искәртәбез, сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
Бүген 10 сәгатьтә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнаша.
2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру турында үзара аңлашу меморандумын имзалап, без җитди адым ясадык. Бүген бу хакта Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте.
Чарада шулай ук WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты һәм ДПО директоры Наталия Золотарева, «Ворлдскиллс Россия» һөнәрләр берлеген үстерү һәм эшче кадрлар агентлыгы» (WSR) берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру турында бүген Казан Кремлендә үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.
Чарада катнашу өчен Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец эш сәфәре кыла.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр советы утырышы булды.
Утырышны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ТРның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Попечительләр советы әгъзалары, Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы фонды әгъзалары катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Ольга Голодецны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы үтте. Чара Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырыш эшендә шулай ук Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.
Казан авиация заводында Ту-160ны торгызу проекты – гаять зур проект, безнеңчә, Советлардан соң чордагы авиасәнәгать тарихында мондый проектка тиңнәр юк. Бүген бу хакта Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь хәбәр итте.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ арасында бүген имзаланган килешү – хезмәттәшлеккә нигез сала торган төп документ.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Ту-160 самолетын җитештерүне торгызу мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар "Туполев" ГАҖ филиалы - Горбунов ис. Казан авиация заводының федераль программалар кысаларында реконструкция һәм җиһазларны алыштыру буенча проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм башкалар турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Юрий Слюсарь Казанга авиатөзелеш өлкәсендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә гамәлгә ашырылучы проектлар буенча киңәшмә уздыру өчен килде.