Яңалыклар

20.11.2023

Аддитив технологияләр тормышыбызның күп аспектларын яхшырта һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә зур өлеш кертә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аддитив технологияләр - яңа чынбарлык» V лидер - форумында белдерде. Чара Казан Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза. 

18.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.

18.11.2023

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

18.11.2023

Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру төгәлләнә бара. Программаларның бер өлеше тулысынча үтәлгән, калганнарның күбесе буенча подрядчылар эшләрне тәмамлыйлар инде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

18.11.2023

Татарстан башкаласында 20 һәм 21 ноябрьдә Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бу вакыйга мөһим иҗтимагый әһәмияткә ия. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

17.11.2023

Эчке эшләр органнары системасында иң борынгы һәм иң әһәмиятле бүлекчәләрнең берсе буларак, участок полициясе хезмәте иҗтимагый тәртине ныгытуга зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин участок полициясе вәкилләре хезмәте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.

16.11.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.

16.11.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Казанда «Корстон» комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.

15.11.2023

Бүген Татарстан территориясендә М-12 «Восток» автомобиль юлының җиденче этабын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

15.11.2023

Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов BYD компаниясе производствосында булды.

Битләр: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>