Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Габдулла Тукай һәйкәле Кече Татар тыкрыгы янындагы скверда, татар мәдәният үзәге («Асадуллаев йорты») янәшәсендә урнашкан.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре белән килде.
Кичен Татарстан Президенты Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узучы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады. Чара Музыка йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Анда Рөстәм Миңнеханов яңа татар мәдәни үзәге урнашачак бинаны карады (Мәскәү Көнчыгыш административ округының Вешняки районы). Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин да йөрде.
Бүген Казанда Большая Красная урамындагы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасы каршындагы скверда татар композиторы, пианист, СССРның халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны көенең авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачу тантанасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, РФ Композиторлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин, Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча Комиссия президиумы утырышын уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаштылар.
Утырышта 2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган (тулы булмаган) белешмәләр бирү хакында мәгълъмат каралды.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Актаныш мунициципаль районы башлыгы Фаиль Камаев озата йөрде.
Иске Сотангол авылы янәшәсендәге «Башак» ҖЧҖ басуында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре белән очрашты, анда урып-җыюның барышы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Минзәлә муниципаль районында булды.
Кырлар өстеннән очып узганда, Рөстәм Миңнеханов районда бөртеклеләр уңышын җыю барышын күзәтте - шул исәптән "Минзәлә таңнары" ҖЧҖ, "Чулман" ҖЧҖ, "Минзәлә" ҖЧҖ һәм башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кырларын карады.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә яңа төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр ачуда катнашты. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар төзекләндерелгән "Кояшлы Ык" ландшафт паркында, Пушкин урамындагы "Йөрәк" скверында, Печән базарында - Тукай укуларын һәм ярминкәләр уздыру урынында булдылар.
Республика югары уку йортларына талантлы яшьләрне төбәгебездә калдыру өчен абитуриентлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
Россиядә янгын куркынычы зур булган яз-җәй чорында 3 млн гектардан артык мәйданда 9,5 мең янгын очрагы теркәлгән. Идел буе федераль округы урманнарында бу вакытта 862 гектарда 242 янгын чыккан. Барыннан да элек урманнар күбрәк Ульяновск (45 очрак) һәм Оренбург (38) өлкәләрендә яна. Башкортстанда исә 26 янгында 337 гектар мәйданда зыян салынган.
Татарстанда инде җиде ел дәвамында урманнарда янгынга юл куелмый. Заманча технологияләр белән актив эшләү үз нәтиҗәсен бирә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт Йортында сөйләштеләр.
Мәгариф – республика үсешендә өстенлекле тармак, бу «Стратегия-2030»да чагыла. Нәкъ менә белем аша дөнья үзгәрә, шуңа күрә аның мультипликатив нәтиҗәсен бәяләмәү дөрес булмас иде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быел бу чара Мөслим мунициципаль районында уза.
Пленар утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мөслим мунициципаль районы башлыгы Рамиль Муллин һәм башкалар катнаша.