2017 ел башыннан Идел буе федераль округы урманнарында 862 гектарда 242 янгын теркәлгән

15.08.2017

Россиядә янгын куркынычы зур булган яз-җәй чорында 3 млн гектардан артык мәйданда 9,5 мең янгын очрагы теркәлгән. Идел буе федераль округы урманнарында бу вакытта 862 гектарда 242 янгын чыккан. Барыннан да элек урманнар күбрәк Ульяновск (45 очрак) һәм Оренбург (38) өлкәләрендә яна. Башкортстанда исә 26 янгында 337 гектар мәйданда зыян салынган.

Татарстанда инде җиде ел дәвамында урманнарда янгынга юл куелмый. Заманча технологияләр белән актив эшләү үз нәтиҗәсен бирә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт Йортында сөйләштеләр.

Космостан карап, янгын булырга мөмкин коры үлән һәм куаклыклар үскән термонокталар ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы отряды агачларга яки торак пункларга янгын күчеп өлгергәнче чаралар күрергә өлгерә. Быел бу эшкә 700 кеше һәм 900 данә махсус техника җәлеп ителгән.

Шулай ук оешмалардан, ирекле янгын сүндерү хезмәтеннән 6015 кеше һәм 1868 данә төрле техника кулланылуын Татарстан Урман хуҗалыгы министры беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов билгеләп үтте.

Янгынга каршы профилактик чараларны тормышка ашырырга Дәүләт программасы ярдәмгә килә. Аның кысаларында быел 14 километрда яңа юллар салынган, 12 километры тәртипкә китерелгән.
 


“Татар-Информ” МА