Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча Комиссия президиумы утырышын уздырды

16.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча Комиссия президиумы утырышын уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаштылар. 

Утырышта 2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган (тулы булмаган) белешмәләр бирү хакында мәгълъмат каралды.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәрелә: ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләре даими рәвештә күтәрелә, махсус дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, методик әсбаблар чыгарылды, коррупциягә каршы тору буенча халыкка мәгълүмат җиткерү эш системалы рәвештә башкарыла. 

Төп доклад белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. 

2017 елның беренче ярты еллыгында 400 дән артык коррупция юнәлешендәге җинаять кисәтелгән, 1300 дән артык коррупциягә каршы законнарны бозу очраклары ачыкланган, шуларның керемнәр турында мәгълүматларга кагылышлылары - 321 хокук бозу. Шул фактлар буенча 600 аңлатма, 23 кисәтү игълан ителгән, дисциплинар җаваплылыкка 33 вазыйфаи зат тартылган. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат җәмгыятькә ачык һәм контролендә булырга тиешлегенә аеруча игътибар итте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, законнар, коррупцияне профилактикалау максатыннан, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә керем һәм чыгымнары буенча декларация бирүне зарури итте. Бу - җинаять өчен җәза алу кебек үк коррупциягә каршы чара. Аеруча җитәкчеләргә җаваплылык арта, алар үз хезмәткәрләренә үрнәк булырга тиеш. 

Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган (тулы булмаган) белешмәләр бирү фактлары буенча Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча Комиссия әзгъзалары бәя бирәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина