Татарстан Президенты республика югары уку йортлары ректорларын абитуриентлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә өндәде

15.08.2017

Республика югары уку йортларына талантлы яшьләрне төбәгебездә калдыру өчен абитуриентлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.  

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендәге барлык федераль программаларда актив катнаша. Шуның нәтиҗәсендә быел тармакка федераль бюджеттан 2 млрд. сумга якын акча җәлеп ителде. Бу – безнең мәгариф өлкәсенә җәлеп итәрлек җитди ресурс, диде Татарстан Республикасы Президенты, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.   

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада һөнәри белем бирүне үстерү өлкәсендә күп эшләр башкарыла. Бүген 25 ресурс үзәге эшли, тагын 5 үзәкне шул араларда ачу планлаштырыла. Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, ресурс үзәкләрен республиканың һәр районда ачасы түгел. Әлеге уку йортлары, үзләре хаҗәт булган предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә булсалар гына, уңышлы эшләячәкләр.      

«Ресурс үзәкләре дөреслектә корпоратив уку үзәкләре булырга тиеш, анда теге яисә бу предприятие хезмәткәрләре әзерләнергә тиеш. Мондый кулланучы, куратор булмаганда, бу учреждениеләр тулысынча үз вазыйфаларын үти алмаячак», - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Альтернатива рәвешендә ул районнарда күп функцияле үзәкләрне үстерергә тәкъдим итте. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, һөнәри белемне үстерүдә Татарстанның WorldSkills ярышларында катнашуы яхшы ярдәм булып тора. Милли чемпионатта республика командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Әмма әзерлек дәрәҗәсе әлегә халыкара стандартлардан калыша, диде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең ресурс үзәкләренең уку-укыту программаларына халыкара стандартларны кертергә кирәк. Һөнәри осталык – белем алучы кешеләр өчен конкурент өстенлек ул», - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Югары икътисад мәктәбе тарафыннан уздырылган мониторинг нигезендә 2016 елда бюджет нигезендә кабул итү сыйфаты буенча ТОП-20 югары уку йорты арасына республиканың бер югары уку йорты да кермәде. БДИ буенча бу егермелектә югары уку йортлары абитуриентлары арасында 81 баллдан 95 балл тәшкил итә. Иң күп бюджетка абитуриентлар кабул итү буенча Россия югары уку йортлары арасына кергән Казан технология университеты да хәтта уртача БДИ баллы 62 булган абитуриентларны кабул итә. 

«Рейтингта безнең урыннар 34 позициядән башлана. БДИ нәтиҗәләре буенча  абитуриент Россиянең теләсә кайсы югары уку йортын сайлап алырга хокуклы. Әмма сезнең югары уку йортлары җитәкчелеге һәм профессор-мөгаллимнәр коллективлары иң яхшы абитуриентларны җәлеп итү буенча активрак эшләргә тиеш. Без 100 балл җыйган укучылар белән очраштык, алар бездә 117әү. Аларның яртысы гына республикада кала. Димәк, безнең югары уку йортлары абитуриентлар белән актив хезмәттәшлек итми дигән сүз. Без сәләтле студентлар өчен көрәшергә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортлары ректорларына. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген милли мәгариф турында күп сөйлибез. Хәзерге вакытта Россиядә 193 милләт вәкиле яши, Татарстанда - 175. Россия халыкларының милли үзенчәлекләрен саклап калу буенча программалар бар. Әмма иң мөһиме – телне саклап калу һәм үстерү. «Без телебезнең аралашу чарасы гына түгел, безнең мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез икәнне дә аңларга тиеш. Бу татар, һәм чуваш, һәм марый, һәм  удмурт, һәм башка телләргә дә кагыла. Татарстан үз үрнәгендә бу юнәлештә ничек эшләргә икәнне күрсәтергә тиеш. Бу телләр җитди ярдәмгә мохтаҗ», - дип саный Татарстан Президенты. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов эшчәнлекләрендә зур казанышларга ирешкән мөгаллимнәргә һәм фәнни хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.