Рөстәм Миңнеханов педагогларның август киңәшмәсендә: Мәгариф – республика үсешендә өстенлекле тармак

15.08.2017

Мәгариф – республика үсешендә өстенлекле тармак, бу «Стратегия-2030»да чагыла. Нәкъ менә белем аша дөнья үзгәрә, шуңа күрә аның мультипликатив нәтиҗәсен бәяләмәү дөрес булмас иде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быел бу чара Мөслим мунициципаль районында уза.      

Пленар утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мөслим мунициципаль районы башлыгы Рамиль Муллин һәм башкалар катнаша.    

«Август педагоглар советы – үткән елга йомгак ясауның һәм нәтиҗәләрен анализлауның, шулай ук яңа уку елына бурычлар куюның үзен яхшы күрсәткән формасы», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 

Ул кыскача гына республиканың 2016 елдагы икътисадый үсеше йомгаклары турында сөйләде. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион һәм инновацион үсеш рейтингларында алдынгы урында баруын дәвам итә. Республика төп капиталга инвестицияләр буенча Россиядә 3 нче урында, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча да 3 нче урында, төяп җибәрелгән продукция күләме һәм хезмәт күрсәтүләр буенча, төзелеш эшләре күләме буенча 5 нче урында.  

Рөстәм Миңнеханов ассызызклаганча, үткән ел мәгариф системасын үстерү буенча зур эшләр башкарылды. Республика мәктәпләрендә яңа урыннар булдыру буенча прграмма гамәлгә ашырыла, үткән ел 6 мәктәп файдалануга тапшырылган. Балалар бакчаларын төзү дәвам итә: 2017 елда 7 балалар бакчасы ачылачак.   

«2012 елдан бирле 926 мәгариф оешмасына ремонт ясалган, шул исәптән 753 мәктәпкә. Бу максатларга якынча 15 млрд. сум бүлеп бирелгән, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - 2015 елдан балаларны йөртү өчен мунициципаль районнарга 227 мәктәп автобусы тапшырылган». 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, берләштерелгән бюджетта мәгариф тармагы  2013 елдан бирле дүрттән бергә артты һәм 80 млрд. сум тәшкил итте: «Агымдагы елга бюджетны барлыкка китергәндә өстәмә белем буенча педагогика хезмәткәрләренең, җитештерүгә өйрәтүче осталарның хезмәт хакларын укытучыларныкына карата 95 процентка арттыру каралган».

Моннан тыш, 2018 елда балалар бакчаларын норматив финанслауны – 1,5 млрд. сумга һәм мәктәпләрне – 800 млн. сумга арттыру турында карар кабул ителгән, диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.