Яңалыклар

02.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

01.12.2017

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә футбол буенча ФИФА 2018 дөнья чемпионатының соңгы жирәбә салуында катнашты.  

Чара Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда узды, анда 1000нән артык кунак килгән иде, шул исәптән дөнья чемпионатында катнашучы командаларның баш тренерлары да.

Чарада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.

01.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.   

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Уңайлы инвестицион климатка 100 адым» VI еллык конференциясендә катнашты, чараны  Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм ТАСС мәгълүмат агентлыгы оештырган.

Конференция эшендә федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, дәүләт компанияләре җитәкчеләре, әйдәүче экспертлар һәм аналитиклар катнашты.

01.12.2017

Татарстанда ВИЧ белән яңа авыручыларны теркәү азайган. Бу хакта бүген ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов  Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның “Җиңү өчен тест” ВИЧны профилактикалау проектын оештыручылар белән очрашу барышында хәбәр итте.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

30.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» (Төркия) төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Катнашучылар төзелеш һәм архитектура өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

30.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" XII форумының пленар утырышында катнашты. "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә узган чарада быел Россиянең 37 төбәгеннән һәм 10 якын чит илләренән 200 гә якын татар эшкуары катнаша. 

30.11.2017

Кореянең компрессорлар, насослар, турбиналар, югары технологияле автоматлаштырылган клапаннар җитештерүчесе Apollo Group Россиядәге төп җыю предприятиесен - Apollo-T Әлмәттә булдырырга җыена. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында корпорациянең генераль директоры Чо Джан Хун хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.      

30.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда ул йөзү бассейны булган «Олимп» спорт-савыктыру комплексын ачуда катнашты. 

Әгерҗе шәһәрендә бу яңа объект республика программасы кысаларында үткән елның апрелендә төзелә башлаган.

30.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта «Татнефть» компаниясенең 2017 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,4 млн. тонна тәшкил иткән, үткән елның шушы чорына карата 2,6%ка артык. 644 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 181 басым бирү скважинасы эксплуатациягә тапшырылган. Юлдаш нефть газын җыю күләме 698 млн. куб. метр.

29.11.2017

Бүген Лондонга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очашу уздырды. Аерым алганда, Бөекбритания Парламентында ул Парламент вәкилләре, шул исәптән Лорд Нәзир Әхмәд белән очрашты.

Очрашу барышында Лорд Нәзир Әхмәд, Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан Республикасының динамик үсүен билгеләп үтте.

Битләр: << 1081 ( 1082 ) 1083 1084 1085 1086 1087 1088 1089 1090 >>