Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" XII форумының пленар утырышында катнашты.
"Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә узган чарада быел Россиянең 37 төбәгеннән һәм 10 якын чит илләренән 200 гә якын татар эшкуары катнаша.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында форумда катнашучыларга бизнесларын электрон сәүдә аша үстерергә тәкъдим итте, аерым алганда, Татарстанда Россия тйбәкләре һәм чит ил татар эшкуарлары өчен бу темага махсус семинар узыдруны тәкъдим итте.
"Безгә шул юнәлештә эшне арттырырга кирәк.Элек андый форма юк иде, аны өйрәнергә кирәк, бәлки, махсус семинарлар аша. Әгәр дә без шул эшкә керешмәсәк, без артта калырга мөмкин. Ә без беренче булырга тиеш", - дип ассызыклады ул.
Үсешкә тагын бер актуаль юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов хәләл индустрияне атады. Ул билгеләгәнчә, әлеге өлкә турында киләсе елда Kazansummit форумында сүз барачак. "Күптән түгел мин БГӘдә булдым, икътисад министры белән очраштым. Без хәләл продукция турында сөйләштек. Алар бурычны башкача билгелиләр. Хәләл яшәү рәвеше - ризык, туризм, сәламәтлек саклау һәм башкаларда", - диде ТР Президенты.
Форумда катнашучыларның берсе, Бахчисарайда "Ларишес" Кырым тарихи музее директоры Гуливер Алтин Бөтен Евразиядән 400 млн. туристка исәпләнгән "Татар-тур" туристик маршруты проектын тәкъдим итте. Татарстан Президенты хәләл-индустрия ягыннан әлеге идеяне кызыклы дип күрде. "Кырымнан хезмәттәшебез туризм турында сөйләде. Без аны хәләл стандартлары буенча ясасак, тризмга күбрәк мөселманны җәлеп итә алыр идек. Шуны ук медицина, ашау һәм башкалар турында әйтем була", - диде ТР Президенты.
Хәләл юнәлеш Россиянең ислам дөньясы илләре белән якынлашу сәясәтенә туры килә. Ул РФ Президенты йөкләве буенча "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемендә җитәкчелек итүен исәкртте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ, Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый территориясе мөмкинлекләре турында сөйләде.
Татарстан Президенты тел мәсьәләсенә аерым тукталды. «Мин татар телен саклауның мөһимлеге турында әйтми кала алмыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта чыгыш ясаучылар арасында татар телендә сөйләүне авырсынып, русча сөйләүчеләр дә булуына кызганычын белдереп.
«Татар телен без сакламасак, өйдә, гаиләдә сөйләшмәсәк, кем саклар? Татарларның 30 проценты республикадан читтә яши, анда алар беркемгә дә кирәкми. Әгәр без, татарлар, телне үзебез сакламасак, бетәчәкбез. Бердәм булыйк, безнең көчебез бердәмлектә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үрнәк итеп ул утырышта катнашкан Кытай татары, яшь эшмәкәр Әхмәтҗан Галиевне китерде. «Нишләп ул Татарстаннан ерак яшәп тә татар телен яхшырак белә? Кытайда татарлар телне саклый, ә без сакламыйбыз. Дөрес сөйләшмим дип кыенсынсаң да, татарча сөйләшергә кирәк. Бу оят түгел. Ун тапкыр хаталы әйтерсең, унберенчесендә дөрес итеп сөйләшерсең. Бу миңа да кагыла, барыгызга да кагыла», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ана телен саклау өчен татарларга өйдә сөйләшергә, интернет мөмкинлекләрен файдаланырга һәм мәчетләрдә татар телен өйрәтүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип киңәш итте. Алга таба татар теле дәреслекләрен камилләштерү эше алып барылачагын да искәртте. «Хәзерге дәреслекләр бик катлаулы. Аларны уңайлы һәм кызыклы итеп төзү таләп ителә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүген татар теле нигә кирәк, дигән сүзләр ишетелгәли. Тел белү - байлык, ул тормышта да, эштә дә кирәк. Татар телен белгән кеше бөтен төрки халыклар белән тәрҗемәчесез аралаша ала. Минем үземә дә татар теле башка төрки халыклар белән аралашырга ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов берничә Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшырды.