Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре кысаларында берничә очрашу һәм сөйләшү уздырды

29.11.2017

Бүген Лондонга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очашу уздырды. Аерым алганда, Бөекбритания Парламентында ул Парламент вәкилләре, шул исәптән Лорд Нәзир Әхмәд белән очрашты.

Очрашу барышында Лорд Нәзир Әхмәд, Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан Республикасының динамик үсүен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул бу тарихи бинада – Бөекбритания Парламентында булуына бик шат. Илләребез җитәкчелегенең төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүне хуплавы бик мөһим, диде Татарстан Президенты, ул шулай ук халыкара сәяси климат нормальләшер дип өмет белдерде. «Хәзерге сәяси ситуация барыбыз өчен дә катлаулы, – диде ул. – Шуңа да карамастан, алга барырга кирәк, үзара компромисслар эзләргә. Безнең бу Лондонга эш сәфәребез бизнес-бергәлек белән элемтәләрне һәм эшлекле багланышларны ныгытуга юнәлә. Файдалы һәм кызыклы очрашулар булды, һәм без мөнәсәбәтләребездә уңай яклар булыр дип ышанабыз. Бүген актуаль бурычларның берсе – бизнеска дөрес импульс бирү».

Татарстан Президенты Татарстан Республикасы делегациясенең Лондонга бу эш сәфәре кысаларында узган мөһим очрашулар турында сөйләде.   

Аннары актуаль мәсьәләләр турында, шул исәптән ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерү, хәләл продукция җитештерү, ислам банкингы өлешендә бөтендөнья тәҗрибәсен өйрәнү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бөекбритания Парламентында очрашуда Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре дә катнашты, шул исәптән статс-секретарь – Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, башка рәсми затлар. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Уинстон Черчиль легендар музей-бункиры мисалында музей эшен оештыру, тарихи документларны һәм предметларны яклау мәсьәләләре белән танышты.    

Эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиянең Цифрлы технологияләр буенча дәүләт министры Мэтт Хэнкок белән очрашты. Бөекбритания Хөкүмәтенең оештыру системасында ИТ-тармак өчен  Цифрлы технологияләр, мәдәният, ММЧ һәм спорт департаменты (Министрлыгы) җавап бирә.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөекбритания уңышлы технологик прогресс үрнәге һәм киләчәк үсеш ориентиры булып тора. Үз чиратында ул Татарстанда цифрлы технологияләр үсеше турында кыскача гына сөйләде.  

Электрон хөкүмәт һәм электрон рәвештә хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә фикер алыштылар. Моннан тыш, Татарстан Республикасының ИТ-проектлары, шул исәптән электрон сәламәтлек саклау, электрон мәгариф проектлары тәкъдир ителде. Иннополис инновацион шәһәрен һәм Иннополис университетын үстерү проекты, шулай ук тулаем ИТ-мәгарифне үстерү проекты да тәкъдим ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.