Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе шәһәрендә бассейнлы яңа спорт комплексы ачты

30.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда ул йөзү бассейны булган «Олимп» спорт-савыктыру комплексын ачуда катнашты. 

Әгерҗе шәһәрендә бу яңа объект республика программасы кысаларында үткән елның апрелендә төзелә башлаган. Спорт комплексында ике бассейн урнаштырылган – зурлар һәм балалар өчен. Мини-футбол, баскетбол һәм волейбол буенча күнегүләр уздыру өчен универсаль спортзал эшли. Шулай ук аэробика, хореография, көрәш төрләре һәм башка спорт төрләре өчен аерым урыннар корылган.   

Рөстәм Миңнеханов шәһәр кешеләрен заманча спорт комплексы ачылу белән котлады һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. «Һәр шәһәрдә дә мондый объектлар юк. Бу проектны гамәлгә ашыруда «Татнефть» компаниясе зур ярдәм күрсәтте. Акчаларның бер өлеше республика бюджетыннан. Барлыгы бу төзелешкә 246 млн. сум акча тотылды», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда 39 дәүләт  программасы гамәлгә ашырыла. Барысы да киләсе елда да сакланачак, диде ТР Президенты. 

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров республика җитәкчелегенә яңа объект өчен рәхмәт белдерде.      

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа спорт-савыктыру комплексынң бүлмәләрен карап чыкты.

Шәһәр халкы яңа спорт комплексына беренче мәртәбә иртәгә киләчәк. Пенсионерлар һәм яшүсмерләр өчен ташламалар да каралган.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.