Кореянең компрессорлар, насослар, турбиналар, югары технологияле автоматлаштырылган клапаннар җитештерүчесе Apollo Group Россиядәге төп җыю предприятиесен - Apollo-T Әлмәттә булдырырга җыена. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында корпорациянең генераль директоры Чо Джан Хун хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Предприятие «Татнефть» компаниясе биргән җитештерү мәйданчыгында урнашкан. Нефтьчеләрдән заказ алынган инде. «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов сүзләренчә, бу Корея корпорациясе башкаручы 4 нче заказ инде.
Сүз сыек-боҗрасыман вакуум насослары, җылылык алмаштыргычлар, вакуум насослар һәм югары басымлы аппаратлар җайланмалары җитештерү турында бара. Предприятие 2018 елның язында эшли башларга мөмкин.
Корея компаниясе шулай ук киләсе елга Татарстанның Саба районында люминесцент төсләр үрчетүне сынап карарга ниятли. 2019 елда исә республикада кою заводы төзи башлаячак.
Утырыш кысаларында «Татнефтехиминвест-холдинг» белән Apollo комапнияләр төркеме арасында Ниятләр турында меморандум имзаланды.
Аннары үзенең Татарстан сәнәгате өчен технологияләрен Emerson (АКШ) корпорациясе тәкъдир итте, ул автоматлаштыру системаларының тулы спектрын җитештерә.
Emerson эшләнмәләренең берсе – нефть чыгаруның комплекслы автоматизациясе.
Әлмәт дәүләт нефть институты белән бу югары уку йортын җир асты резервуарларының 3Д модельләштерүе өчен махсуслаштырылган программалар белән тәэмин итү эше алып барыла.
Төзелеш һәм транспорт машина төзелеше өчен технологияләр һәм материаллар җитештерүче SIKA Швейцария химия концерны республика территориясендә үз җитештерүен урнаштырырга тели.
Smart Silikat немец компаниясе ремонт өчен, янгыннан саклану өчен измә һәм изоляцияләр тәкъдим итте.
Аннары «ТехноНиколь» Мәскәү корпорациясе президенты Сергей Колесников хәбәр иткәнчә, 2018 елның икенче яртысында компания «Алабуга» МИЗда монтаж күбеге җитештерү заводын төзеп бетерәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Директорлар советы әгъзаларының игътибарын «ТехноНиколь» компаниясенең яңа нефть химиясе продукциясен тотрыклы кулланучы булуына юнәлтте. ТАИФ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов Мәскәү компаниясенә барлык тәкъдимнәрен җыеп бирүне сорады, ә НКНХ генераль директоры Азат Бикмурзин мәсьәләнең хакы турында фикер алышырга әзер булуын белдерде.