Яңалыклар

12.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланга (Италия) килде.

Аның эш сәфәре кысаларында (2017 елның 12-13 декабре) зур эшлекле программа планлаштырыла.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Ломбардия өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очрашуга юнәлде («Палаццо Ломбардия» хөкүмәте бинасы).

12.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе-2017” республика иҗтимагый конкурс комиссиясе утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, 2017 елда конкурсның номинантлары төрле  тармак һәм икътисад өлкәсе предприятиеләре һәм оешмаларының 123 җитәкчесе булды.

12.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика юл хезмәте оешмаларына яңа коммуналь техника ачыкычларын тапшырды - "КАМАЗ" шассиенда 22 яңа катнаш юл машиналары. Тантаналы чара "Казан" халыкара ат-спорт комплексы территориясендә узды. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. 

12.12.2017

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе республика үсешенә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.

Чыгышында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 1992 елның 8 декабрендә Россия Президенты Борис Ельцин Россиядә бердәм үзәкләштерелгән федераль казначылык органнары системасын төзү турындагы Указ имзалаган.

12.12.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары аасамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  катнашты. Төп мәсьәлә – республикада этномәдәни инфраструктураны үстерү.

12.12.2017

Яңа ел каникулларында Татарстанга 130 мең турист киләчәк. Республикада туристлар агымының 10-15 процентка артуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

12.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета» бәйсез педагогик басмасы баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашты.  

Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты. 

11.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе оборона министры Тимур Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты. 

 

11.12.2017

Цифрлы икътисад - Россия һәм Татарстан өчен перспектив үсеш юнәлеше. Аның принципларын гамщлгщ ашыру җәмгыять тормышынң төрле өлкәләренә цифрлы технологияләр үтеп керүен күз алдында тота: дәүләт идарәсенә, сәнәгатькә, медицина һәм мәгарифкә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Digital Skills чемпионаты һәм ИТ кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенчаБөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясенеж пленар утырышы барышында белдерде.

 

11.12.2017

Бүген Иннополиста ИТ өлкәсендә беренче Ворлдскиллс чемпионаты - Digital Skills башланды. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова һәм "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия") генераль директоры Роберт Уразов катнаштылар. 

Битләр: << 1071 1072 1073 1074 1075 1076 ( 1077 ) 1078 1079 1080 >>