Рөстәм Миңнеханов Татарстан юл хезмәте оешмаларына яңа махсус техника ачкычларын тапшырды

12.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика юл хезмәте оешмаларына яңа коммуналь техника ачыкычларын тапшырды - "КАМАЗ" шассиенда 22 яңа катнаш юл машиналары. Тантаналы чара "Казан" халыкара ат-спорт комплексы территориясендә узды. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. 

Муниципалитетларга барлыгы 207 берәмлек урам җыю техникасы һәм урам-юл челтәрен тәэмин итү техникасы тапшырылды. Техниканы яңарту эше Татарстан Президенты инициативасы буенча алып барылды. Машиналар сатып алуга 700 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, соңгы вакытта шәһәр һәм район үзәкләрен кардан җыю темасы киеренке, чөнки күпчелек техника искерде һәм кулланырлык түгел. "Финанс чыганаклар чикле булуы республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендә кар җыю бурычын тулы дәрәҗәдә хәл итүне тоткарлый иде. Без кирәкле техниканы сатып алуга максатчан финанслау турында карар кабул иттек", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Махсус техника паркын яңарту бу юлы тугыз муниципалитетка кагылды: Казан, Буа, Апас, Мамадыш, Бөгелмә, Тәтеш, Әлмәт районнары һәм башкалар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары файдаланылды