Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе оборона министры Тимур Иванов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Әңгәмә барышында хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм башка темалар турында сүз барды.