Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета»ның баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашты

12.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета» бәйсез педагогик басмасы баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашты.  

Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты. 

Әңгәмә барышында Петр Положевец Рөстәм Миңнехановка граждан белеме мәгарифе сыйфатын чираттагы халыкара чагыштыру тикшеренүе йомгаклары турында сөйләде. Ел буена халыкара экспертлар мәктәпләрдә укыту, мәгариф оешмасына идарә итү, укучыларның гражданлык позициясен формалаштыруга йогынты ясаучы мәктәптән тыш климатны булдыру үзенчәлекләрен бәяләгәннәр.

«Учительская газета» баш мөхәррире фикеренчә, бер ел эчендә Россия колоссаль адым ясаган: элек циклда 19 нчы урынны алса, хәзер рейтинг буенча 7 урынга менгән.

Аннары очрашуда катнашучылар гражданлыкны торгызу һәм укучыларның социаль активлыгын арттыру өлешендә мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.