Татарстан Президенты Иннополиста ИТ өлкәсендә беренче Ворлдскиллс чемпионатын ачып җибәрде

11.12.2017

Бүген Иннополиста ИТ өлкәсендә беренче Ворлдскиллс чемпионаты - Digital Skills башланды. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова һәм "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия") генераль директоры Роберт Уразов катнаштылар. 

Николай Никифоров сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Digital Skills тармак чемпионатын уздыру кысаларында үз компетенцияләребез буенча күнекмәләр уздырырга һәм Казанда узачак Вордскиллс-2019 стандартлары буенча дөнья чемпионатына әзерләнергә планлаштырыла. "Россиядә мәгълүмат технологияләре һәм элемтә тармагына Digital Skills чараларында катнашу бик әһәмиятле. Башка дәүләтләрдән хезмәттәшләребез безгә кушылуы бик шатлыклы. Беләм, биредә Иран, Көньяк Африка Республикасы вәкилләре бар. Әлеге чараның халыкара дәрәҗәгә чыгуы күңелле", - диде министр. 

Цифрлы икътисад үсеше сыйфатлы белгечләрдән башка мөмкин түгел, диде РФ Элемтә министрлыгы башлыгы. Ул билгеләгәнчә, Россия төбәкләрендә ИТ өлкәсендә белем бирү статегик бурыч дип илебез җитәкчелеге белән билгеләнде. РФ Президенты Владимир Путин берничә кат ассызыклаганча, цифрлы икъктисад  - киләчәкнең иң мөһим юнәлеше: "Заманча уңышлы белгеч, әлбәттә, цифрлы икътисад, робототехника, программалар язу алымнарын белергә тиеш". 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, билгеләгәнчә, әлеге чемпионат яңа югары технологияле производстволар өчен белгечләр әзерләргә ярдәм итәчәк. 

"Digital Skills чемпионатының беренче кат Иннополиста узуына без бик шат. Бу эре федераль проект. Һәм безгә илебездә мәгълүмат технологияләре үсеше өлкәсендә булдырылган мөмкинлекләрне күрсәтү бик мөһим. Бездә Иннополис университеты, технопарк бар. Минем фикеремчә, ике елдан соң безнең чемпион исемен яуларга бөтен мөмкинлекләребез булачк", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларга. 

Турнир 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Россиянең 15 төбәгеннән ИТ-компанияләр белгечләре, студентлар катнашачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев