Яңалыклар

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 2 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә булды. Биредә капиталь ремонттан соң җиһазлар да яңартылган, шартлары да нәни пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен уңайландырылган. 

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов атаклы рус язучысы А.М.Горький һәм бөек опера җырчысы Ф.И.Шаляпин музеенда булды. 2016 елда учреждениеда зур күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде, шуның нәтиҗәләре турында музей директоры Марианна Гаврилова Татарстан Президента хәбәр итте. 

12.03.2018

"Алабуга" махсус икътисадый зонасында табаклы прокат җитештерү заводы төзелеше проектын бүген махсус зонаның Күзәтчелек советында расладылар. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Каралган инвестицияләр күләме - 250 млн. доллар. 

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садый Доган, Түбән Каиа шәһәре мэры Айдар Метшин һәм башкалар катнашты. 

09.03.2018

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча масштаблы эш республика халкында уңай фикерләр уята. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SIYUM Халыкара архитектура һәм дизайн инвестицион форумында катнашучылар белән очрашуда хәбәр итте, форум  бүген Казанда «Корстон» КСККда башланып китте. Чарада РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень да катнашты.

09.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Салават Күпере» ТКда башкарылган төзелеш эшләренең сыйфатлы үтәләмәве буенча яңа йортларда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә махсус тикшерү уздырырга йөкләмә бирде. Бүген ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.     

«Минем исемгә күп шикаятьләр керә. “Салават Күпере” торак комплексында яшәүчеләр сыйфатсыз йортлар турында язалар. Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләренә, шунда барып, барысын да тикшерергә һәм тиешле чаралар күрергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

09.03.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш хакы буенча бурычларны түләү өлкәсендә эшне активлаштырырга йөкләде.

09.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй районында булды.

Ул анда яңа төзелгән һәм капиталь ремонт ясалган объектларны карады.

09.03.2018

Бүген Алабугада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык-электр станциясен көйләү эшләренә старт бирде. Яңа газ-турбина җайланмасы – 20 МВт электр һәм 28 Гкал/с җылылык көчле җылылык-электр станциясе ПТС территориясендә урнашты. Җылылык сезонында ул үзәк котельный эшенең күләмен 20 процентка киметергә ярдәм итәчәк, ә җәй көне шәһәрне тулысынча кайнар су белән тәэмин итәчәк.

09.03.2018

Татарстанда терлекселек өлкәсендәге авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның 2 аендагы эшчәнлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 

Битләр: << 1041 ( 1042 ) 1043 1044 1045 1046 1047 1048 1049 1050 >>