Рөстәм Миңнеханов КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты

20.05.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сян Бо әфәндегә Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бүләк Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын үстерүгә өлеш керткән өчен тапшырылды.

Искәртәбез, Сян Бо әфәнде 2022 елның октябреннән Кытайның Казандагы Генераль консулы вазыйфасын башкара.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.