Яңалыклар

11.04.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» 11 нче Мәскәү яшьләр форумында катнаша.

Чара РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Нобель залында (Мәскәү) уза.

Форум 2015 елдан бирле уза, чараның инициаторы-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

11.04.2026

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, ул 12 апрельдә Пасха православие бәйрәмен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә иминлекне, шул исәптән янгын сүндерү иминлеген тәэмин итүгә, гыйбадәт объектларында һәм аларның территорияләрендә җәмәгать тәртибен саклауга юнәлдерелгән көчәйтелгән чаралар күрергә кушты.

11.04.2026

Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

10.04.2026

Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.

10.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия тышкы икътисадый элемтәләр комитетының (DEIK) Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Иззәт Әкмәкчибашы белән очрашты.  

09.04.2026

20 нче Россия венчур форумы кырларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа химия индустриясе»фондында катнашучылар (инвесторлар) белән очрашты.

09.04.2026

Бүген 20 нче Россия венчур форумы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды.  

09.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков университетның технологик эшкуарлыгы экосистемасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу 20 нче Россия венчур форумы кысаларында узды.  

09.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы кысаларында күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектларны югары бәяләде.

Бу хакта ул бүген РВК пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Искәртәбез, пленар утырышның төп темасы «Технологик лидерлык - киләчәккә инвестицияләр".

09.04.2026

Россия венчур форумының пленар утырышы Казанда «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында ачылды. Төп тема «Технологик лидерлык - киләчәккә инвестицияләр".  

Битләр: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>