Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр комитетының (DEIK) Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Иззәт Әкмәкчибашы белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия партнерлары белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Республика Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле бәйләүче чылбыр булып тора.
Татарстанның Төркия белән товар әйләнеше 5 млрд долларга җитә. Яклар автомобиль сәнәгате, станоклар төзү һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать, туризм, төзелеш һәм ИТ кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлекнең үсеш перспективаларын билгеләп үттеләр.
Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр комитеты (DEIK) 1986 елда нигезләнә. Төп бурыч - Төркия компанияләренә чит илләрдә бизнес алып баруда, шулай ук халыкара мөнәсәбәтләр кысаларында хосусый секторны җайга салуда, хосусый сектор эшчәнлеген стимуллаштыруда һәм эшлекле делегацияләр визитларын һәм рәсми очрашуларны оештыруда ярдәм күрсәтү. Бүгенге көндә DEIK төрле илләр белән хезмәттәшлек буенча 152 эшлекле советны колачлый. Комитет составына 750дән артык компаниядән 1600 совет вәкиле керә.