Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «аутрич»/«БРИКС плюс»форматында XVI БРИКС саммитының пленар утырышында катнашты. Очрашуда БДБ илләре лидерлары, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латыйн Америкасы дәүләтләре делегацияләре, шулай ук кайбер халыкара оешмаларның башкарма органнары башлыклары катнашты.
КХР Рәисе Си Цзиньпин Татарстан Республикасына эш сәфәрен төгәлләде. Ул БРИКС саммиты чараларында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашу уздырды. Очрашу Казанда БРИКС саммиты кырларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашу уздырды. Ул Казанга аутрич форматында БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Россия Федерациясе Президенты чакыруы буенча килде.
Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммиты кырларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты.
Бүген, Казанда БРИКС саммитының икенче көне кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашты. Очрашуда Россия делегациясе составында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Кыргызстан Президенты Садыр Җаппаров килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев килде.
Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.