Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» 11 нче Мәскәү яшьләр форумында катнаша.
Чара РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Нобель залында (Мәскәү) уза.
Форум 2015 елдан бирле уза, чараның инициаторы-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.
"Мәскәү – Татарстан күпере" спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшь кешеләр белән һөнәр сайлау, уңышка ирешү буенча киңәшләре белән уртаклаша, чара кунакларының сорауларына җавап бирә торган мәйданчыктан гыйбарәт. Форум - нетворкинг өчен менә дигән мәйданчык та ул, монда кызыклы һәм файдалы кешеләр белән танышырга, багланышларны җайга салырга мөмкин.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар, шулай ук форумга чакырылган танылган пранкерлар Вован һәм Алексус (Владимир Кузнецов һәм Алексей Столяров) белән аралашты.
Форум спикерлары катнашучыларга кем булырга хыялланулары, үз хыялларына ничек барулары һәм нәрсәгә ирешүләре турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, аерым алганда, журналист һәм язучы булырга теләве турында сөйләде. Аның мәкаләләре республика матбугатында басылып чыкан, ул ике тапкыр ТАССР Язучылар берлеге съездында катнашкан. Аннары аның өстенлекләре алмашынган, һәм Равил Әхмәтшин юридик белем алган, эчке эшләр органнарында эшләгән, генерал-майор дәрәҗәсенә ирешкән.
"Беркайчан да Мәскәүдә республикабыз исеменнән чыгыш ясармын дип уйламаган идем", - диде ул һәм барысына да хыяллануларын тедләде, хыяллар гадәттә тормышка ашучан була.
Форумда катнашучыларга Мәскәү мэры Сергей Собянин юллаган сәламләү хаты укылды. Аерым алганда, ул ассызыклаганча, форум төбәкләр арасында да, буыннар арасында да мөһим бәйләүче роль уйный.
Космонавтлыкка кандидатларга нинди сынауларны җиңәргә туры килүе турында Россия Герое, «Роскосмос» космонавтлар отрядының космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиков сөйләде. «Ике ел әзерлек, ун ел көтү, күнегүләр, уңышсызлыклар һәм шикләнүләр, өметләр, - дип искә ала ул. - Иң авыры - көтү. Көтеп алалсыңмы, юкмы - аңлашылмый. Һәм менә синең күптән көтелгән беренче очышың була. Ә аннан соң калганнары».
Сергей Рыжиков Бөгелмәдә туган. Бүгенге көндә ул инде өч тапкыр космоска очкан.
Форумда катнашучыларга ул «тыйнаклык, сабырлык һәм космосны буйсындыру түгел, ә үзеңне буйсындыруны, һәм, ниһаять, куелган максатларга ирешү»не теләде.
Сергей Рыжиков форумда катнашучылардан космонавтларның рәсми булмаган гимнын беләләрме, һәм аны җырлаганнары бармы, дип сорады, бу - «Надежда – наш компас земной» җыры (Николай Добронравов шигырьләренә). Космонавтны җырчы Алсу да (Россиянең Атказанган, Татарстанның Халык артисткасы Алсу Абрамова) хуплады, ул да бүген форум спикерлары арасында.
МХОдә катнашучы Айдар Сәйфетдиновның чыгышы аның махсус хәрби операциядә катнашканнан соң госпитальгә эләккәннән соңгы катлаулы вакытына багышланды. Ул минага эләгеп ике аягын да югалткан, ләкин сабыр иткән. Иң зур ярдәм - гаилә, диде ул. Аерым рәхмәт сүзләрен герой үзенең тормыш иптәше Мариягә юллады.
Үз чиратында Мария Сәйфетдинова 9 ай дәвамында һәр атна саен Татарстаннан госпитальгә килгән барлык кешеләргә - геройның дусларына, туганнарына һәм якыннарына, битараф булмаган кешеләргә – Айдарга ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт белдерде.
Киләсе спикер - Чаллы мэры Наил Мәһдиев. Ул үзенең тормыш сәхифәләре белән уртаклашты – гаиләсе турында, ничек югары белем алуы (Ленинградтагы Урман-техник академиясе, хәзерге Санкт-Петербург), студентлар отрядында эшләве һәм беренче зур хезмәт хакы турында сөйләде. Наил төньякта эшли башлый, ләкин өенә Татарстанга кайта – әтисен паралич сукканга, ярдәм кирәк була.
Наил Мәһдиев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең билгеләнүен искә төшерде. Шәймиев еш кына: шәһәр мэры булып эшләү өчен ике сыйфат кирәк: беренчесе - кешеләрне ярату, икенчесе – нык нервлар кирәк, дип әйтә иде. "Без шушы парадигмада эшлибез дә", - диде Наил Мәһдиев һәм яшьләрне өлкәннәрнең, бигрәк тә алар охшарга теләгән кешеләрнең үгет-нәсихәтләренә колак салырга өндәде.
Тормышта төп кешеләрнең берсе дип ул үз әнисен атады. "Мин аның белән бәхәсләшергә тырышканда, ул миңа гел әйтә иде: менә син ярты миллионлык шәһәр мэры булган килеш үз улыңны тәрбияләгәч, кил!" - дип уртаклашты Мәһдиев.
Кино актеры һәм телевидение алып баручысы Азамат Мусагалиев әйткәнчә, дәү әнисе аңа да, әнисенә дә балачакта татар җырларын җырлаган. Азамат аңлатканча, аның дәү әнисе "бераз татар кызы" булган.
Россиянең Атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артисткасы Алсу Абрамова балачак хәтирәләре белән уртаклашты.
"Чыгышым белән горурланам, татар кызы булу минем өчен зур дәрәҗә, - диде ул. - Мине тыйнаклык итеп, өлкәннәргә хөрмәт белән тәрбияләделәр. Мин әтиемнең кешеләргә – якыннарына гына түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга да һәрвакыт ярдәм иткәнен күрдем".
Алсу үзенең күп балалы гаиләдә үскәнен искә төшерде - аның өч абыйсы бар. Ул үзе дә - өч бала анасы.
"Иң мөһиме - үз юнәлешеңне сайлау, бу бик мөһим. Күп кенә яшь кешеләр нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләрен белмиләр. Бүген сайларга мөмкин булган нәрсәләр бик күп", - диде ул.
Алсу үзе тормышында иң мөһиме - бәхетле булу һәм Ходайга якынлашу икәнлеген таныды.
Форумда катнашучыларга Татарстанның Атказанган артисты, «Беренче канал»дагы «Голос» беренче проектында җиңүче Динә Гарипова, Татарстанның Халык артисты, «Беренче канал»да «Голос» беренче проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина һәркемгә үз сәләтләрегезне ача алыгыз һәм үз-үзегезне тыңлый белегез дип теләделәр.
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең остазлары - шулар ярдәмендә чемпион булган кешеләр турында сөйләде. "Мин беренче тапкыр Әлмәттә тимераякка бастым, - диде ул. - Анда минем фигуралы шууга гашыйк булдым. Аннары минем тренерым Этери Тутберидзе булды. Иң мөһиме, сезнең янда сезгә яхшылык һәм казаныш теләүче кешеләр булырга тиеш».
"Әбием миңа һәрвакыт әйтә иде:"Ярышларда синең нәтиҗәләрең 100% булсын өчен, күнегүләрдә син 200% тырышырга тиеш". Рәхмәт сиңа, әбием», - диде Алинә Заһитова. Ул шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, Казан мэры Илсур Метшинга, Татарстанның спорт министры Владимир Леоновка аңа ышанулары һәм зур хыялын тормышка ашырырга – Татарстанда фигуралы шуу буенча үз мәктәбен ачарга һәм яңа чемпионнар үстерергә мөмкинлек бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, ачылыш 30 августка – Татарстан Республикасы Көненә планлаштырылган.
Форум азагында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү белән Татарстан арасындагы күпердә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. "Без аралашуның яхшы формасын таптык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 11 нче тапкыр очрашабыз, ниһаять, безнең форумны үткәрү өчен яхшы урын да таптык. Финанс университетына зур рәхмәт! Безнең очрашулар системалы характерда булыр дип өметләнәбез. Мәскәү шәһәренә һәм аның мэры Сергей Семенович Собянинга рәхмәт! Безнең барлык башлангычларда, мөрәҗәгатьләребездә - ул безне хупламаган бер тапкыр да булмады. Бу белем бирү, пилотсыз очкычлардан саклану мәсьәләләре дә, башка бик күпләр. Чынлыкта Мәскәү безнең өчен - халык белән ничек эшләргә, иҗтимагый киңлекләрне ничек төзекләндерергә кирәклек үрнәге.Без монда күп нәрсәгә өйрәнәбез. Рәхмәт!»
Рөстәм Миңнеханов күпләрне борчыган темага кагылды, - яшьләр Мәскәүгә китә.
"Күпләр сорый - ни өчен Мәскәүгә укырга китәләр? Чынлыкта сез барыгыз да - булдырасыз, сез иң яхшы югары уку йортларын сайлагансыз, укырга керә алгансыз. Без сезнең белән горурланабыз, яшьләр! Безнең алкышлар сезгә! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез яхшы белем алачаксыз, багланышлар корачаксыз, дуслар табачаксыз. Ә безнең бурыч - сезне соңыннан Татарстанга кайтару, сезгә яхшы шартлар тудыру. Татарстанда бүгенге тормыш сыйфаты Мәскәүнекенә якынрак булырга тиеш - сезне кире кайтару өчен".
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, мондый форумнар -аралашу, МХОдә катнашучыларның, геройларның, бүген чыгыш ясаучыларның тормыш хикяләрен ишетү өчен яхшы мөмкинлек. "Бу сезнең өчен генә кызык түгел, - диде ул, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. - Минем өчен мондый һәр очрашу - ул тулы бер вакыйга, бу бик кызыклы хәлләр, шуңа күрә җавап биргән һәркемгә, бүген безнең белән бергә булган һәркемгә рәхмәт!»
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан һәрвакыт туган якларына кайтучыларга да, карьераларын башка урыннарда дәвам итүчеләргә дә ярдәм итә. "Татарстанга кайтмаганнар да безнең белән элемтәдә торасыз, - дип мөрәҗәгать итте ул. Бергә булыгыз! Татарстан һәрвакыт сезнеке!»
Форумда Россиянең Халык артисты, композитор, шагыйрь Олег Газманов һәм Татарстанның Атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин), җырчы Алсу чыгыш ясадылар.
Бүгенге чараны Россия телеканаллары журналистлары Максим Шәрәфетдинов һәм Ксения Седунова алып барды.