Казанга губернатор Александр Мишарин килде
19.03.2011Казанга эш визиты белән губернатор Александр Мишарин җитәкчелегендәге Свердловск өлкәсе делегациясе килде.
“Казан” Халыкара аэропортында делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Александр Мишарин Татарстанга сәфәре кысаларында Казан, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендәге объектларда булырга ниятли. Татарстан башкаласында Свердловск өлкәсе делегациясе югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә, Бөтендөнья җәйге универсиадасы объектларында – 2013 елгы Уеннар авылы, “Буревестник” бассейны, "IT-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булачак, Казан Кремле белән танышачак.
ТР Президенты резиденциясендә Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Мишаринның рәсми очрашуы узачак. Биредә үк 2010 елның 25 сентябреннән 2011-2014 елларга исәпләнгән сәүдә-икътисади, экология, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе арасындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куелыр дип көтелә. Шулай ук Свердловск өлкәсе Хөкүмәте һәм «Татнефть» ААҖ арасында Свердловск өлкәсе территориясендә автозаправка станцияләре челтәрен төзү буенча инвестиция проекты кысаларында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелачак.
Казанда булганнан соң делегация Алабугага юл тотачак. Биредә кунаклар сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасында, “Соллерс – Алабуга” ҖЧҖ һәм «Прайс Даймлер Татнефть – Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ заводында булачак. Чаллыда исә “КАМАЗ” ААҖ һәм “Мастер” Кама индустриаль паркы белән танышачаклар. Кичен делегация махсус рейс белән Екатеринбургка кайтып китәчәк.
Искәртеп узабыз, 2010 елның 25 сентябрендә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Свердловск өлкәсендә булды.