Борис Грызлов: “Казанда Универсиаданы хәзер үткәрергә була”

04.06.2011

"Универсиадага барысы да әзер булачак”, диде бүген Казанда журналистларга РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов.

“Казанның бик җитди этабы - 1000 еллыгы булды инде. Ул вакытта ук шәһәр матурайды, хәзер Универсиадага әзерлек бара. Казан инфраструктура, спорт объектлары, юлларны төзекләндерү эшләрен дәвам итә. Казанда Универсиаданы бу җәйдә үк үткәрергә мөмкин кебек тоела”, дип ассызыклады ул.

Борис Грызлов сүзләренә караганда, спорт объектларына ихтыяҗ бар, казанлылар алардан актив файдалана.