Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хезмәткәрләренә яңа 27 “Fiat Doblo” автомобиле тапшырды.
Ачкычлар тапшыру тантанасы бүген “Казан” милли–мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды. Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча Баш идарәгә 27 яңа автомобиль тапшырды.
Әлеге идарәнең төп функциясе юл сыйфатын контрольдә тотуын билгеләп үтәргә кирәк. Нәкъ биредә эшләүчеләрдән безнең нинди юлларда йөрүебез тора.
“Без барыбыз да юлларның сыйфатлы булуын телибез”, - дип ассызыклады сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов. – Бу өлкәдә башкарыла торган эшләр башка стандартларда булырга тиеш. Нәкъ менә юлларның сыйфаты заманча техникадан тора. Республикада җитештерелә торган автомобильләрнең тиешенчә җиһазлауга ирештек. Сезне чын күңелдән бүгенге вакыйга белән котлыйм!”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Республика башлыгы автомобильләрдән тыш юл хезмәткәрләренә 27 ноутбук тапшырды. Рөстәм Миңнеханов яңа автомобильне шәхсән үзе сынап карады.