Нефтехимия һәм нефть табу кебек өлкәләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил итә. Ул хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков унҗиденче халыкара "Нефть, газ. Нефтехимия" күргәзмәсен ачу тантанасында белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Коҗаәли провинциясендә “Хаят” холдингы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда “Хаят Холдинг”ның идарә рәисе Яхъя Кыгылы, “Хаят Кимья” компаниясе генераль директоры Авни Кыгылы, “Кастамону Энтегре” компаниясе генераль директоры Халюк Йылдыз һ.б. катнашты. Яклар Татарстан территориясендә “Кастамону Энтегре” һәм “Хаят Кимья” компанияләрен үстерү мәсьәләләрен караган.
Бүген Төркия Җөмһүриятенә эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Форд Отосан" заводында булды.
ТР Президентын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының тышкы элемтәләр Департаменты Директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстанның Төркия Җөмһүриятендәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов һәм "Алабуга" ИИЗ" ААҖ директорлар советы рәисе Тимур Шаһивәлиев озатып йөри.
Татарстанда 2011-2012 елдагы җылыту сезонына әзерлек эшләре ТР Министрлар Кабинетының 586 нчы күрсәтмәсенә таянып алып барыла. Аның нигезендә ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев рәислегендә республика штабы төзелгән, рәис урынбасары – ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, һәм эш планлы гамәлдә.
Татарстанның алдагы җылыту сезонына әзерлеге уртача 90 процент тәшкил итә. 5 сентябрь белешмәсе буенча, 2011-2012 җылыту сезонына үзәкләштереп җылыту системаларының 84 процентында опрессовка үткәрелгән, 79 процентыннан әзерлек паспортлары кабул ителгән, ләкин болар планда каралганнан бераз түбән. Социаль өлкә объектларының хәстәрлеге, әйтик, мәгариф өлкәсенеке 95 процент тәшкил итә, сәламәтлек саклауныкы – 96 процент, мәдәниятнеке – 93 процент һ.б. Инженерлык системалары һәм җиһазлары карап-тикшерелеп, әзерлеге түбәндәгечә бәяләнгән: котельныйлар – 94 процент, җылылык челтәрләре – 92 процент, су туплагычлар – 95 процент, су үткәргечләр – 98 процент.
Татарстанның инвестицияләрне җәлеп итү тәҗрибәсе турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевада WAIPA конференциясе ачылышында сөйләде.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов “Россиянең медиа-менеджеры” премиясе лауреаты булды.
Бүген Казан – Яшел Үзән автомобиль юлының 11,3 чакрым озынлыктагы реконструкция үткәрелгән участогы файдалануга тапшырылды. Чарада Россия транспорт министры Игорь Левитин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россиянең иң мөһим юл артерияләренең берсе – М7 федераль тарссасы яңа күперле булды.
Бүген РФ транспорт министры Игорь Левитин Татарстан башкаласында 2013 елгы Универсиадага Казанның транспорт инфраструктурасын әзерләү буенча киңәшмә үткәрде.