“Дүшәмбе иртәнге сәгать җидегә республикада барлык балалар, сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылылык бирелгән булырга тиеш. Киресе булганда, бу җаваплы затларның бурычны үти алмавын күрсәтәчәк”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр башлыкларын шулай дип кисәтеп, аларга бу мәсьәләгә контрольне көчәйтү бурычын йөкләде. Республикада торак төзелеше һәм аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышлап видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
2011 елда Татарстан Республикасында шикәр чөгендеренең тулай җыемы 1,8 миллион тонна тәшкил итәр дип көтелә. Татлы тамыр 80 мең гектар мәйданны били. Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов республика киңәшмәсендә әнә шул хакта хәбәр итте.
Быел Казан шәһәренең Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча республика программасында катнашудан баш тартуы сәбәпле, программа яңадан каралып, аңа 601, 6 млн. сумлык төзәтмәләр кертелгән.
“Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятыбызны бер-беребездән аерым килеш саклый алмыйбыз. Безгә телне саклауда, мәгариф программаларын үстерүдә дә көчләрне берләштерергә кирәк”. Бүген Казан Кремлендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашуда шулай ук күрше республиканың рәсми делегациясе составындагы Хөкүмәт, парламент әгъзалары, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бүген Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге делегация 2013 елгы Универсиада объектларында һәм Казан федераль университетында булды. Кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Бүген Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Татартстан Республикасына визиты кысаларында Чаллыда булды.
Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Башкортстан рәсми делегациясе Татарстанга сәфәрен бүген Түбән Камада “ТАНЕКО” комплексы мәйданы белән танышудан башлады. Делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасына Башкортстан Республикасының рәсми делегациясе килде. Делегацияне Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкли.
"Бигеш" халыкара һава аланында делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Шамил Зарипов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шәехраҗиев, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башкалар каршы алды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУда белем алучы беренче курс студентлары I Спартакиадасының волейбол турниры финал матчын тамаша кылды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ полиция генерал-майоры, Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нил белән очрашты.