Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов “Россиянең медиа-менеджеры” премиясе лауреаты булды.
Бүген республика Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашындагы чарада М.Моратовка “МедиаХаус” нәшрият йорты генераль директоры, премияне оештыру комитеты рәисе Джемир Дегтяренко һәм “Коммерсантъ-Украина” нәшрият йорты генераль директоры, “Коммерсантъ-Украина” газетасы баш мөхәррире Андрей Гоголев тапшырды.
“Россиянең медиа-менеджеры” илкүләм премиясе 2001 елдан бирле тапшырыла. Бу гаммәви мәгълүмат чаралары, реклама һәм PR-индустриясе топ-менеджерлары өчен тармак бүләге. Премияне гамәлгә куючылар – “МедиаХаус” нәшрият йорты һәм “Новости СМИ” медиабизнесы турындагы журнал.
2011 елда Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратовка “Медиахолдинг” номанициясендә премия бирелде. Конкурс жюрие агентлыкның Татарстан медиабазарында базар механизмнары кертү буенча киң күләмле эшен билгеләде.
Бүген М.Моратовка “Россиянең медиа-менеджеры” премиясе символы – “М” хәрефе рәвешендәге акчарлак сыны тапшырылды.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы Россия төбәкләре өчен уникаль институт булып тора, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков. “Вакыт сынаулары аның хакимиятнең мөһим һәм кирәкле органы булуын күрсәтте”, - дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Джемир Дегятренко үз чиратында, Татарстан тәкъдим иткән медиахолдинг булдыру буенча уңышлы модельне хәзерге вакытта Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә кабатлыйлар.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов оештыру комитетына һәм жюрига бүләк өчен рәхмәт белдерде. “Бу минем эшкә генә түгел, ә бөтен Татарстан Республикасына бәя. ТР җитәкчелеге ярдәменнән башка бу уңышка ирешә алмаган булыр идек”, - дип белдерде М.Моратов.
Ул Татарстан җитәкчелегенә массакүләм мәгълүмат чараларына бирелә торган игътибар өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Марат Моратов Татарстан журналистларының өлешен билгеләп үтте.