Рөстәм Миңнеханов КФУда белем алучы беренче курс студентларының I Спартакиадасында булды

21.09.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУда белем алучы беренче курс студентлары I Спартакиадасының волейбол турниры финал матчын тамаша кылды.

Менеджмент факультеты һәм Шәрыкне өйрәнү институты командалары арасындагы финал матчын тамаша кылучылар арасында шулай ук Россия синхрон йөзүчесе, өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Мария Киселева, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар бар иде.

Ректорның сүзләренә караганда, быел КФУның беренче курсында 4,5 мең студент белем алачак. Аларның 1,5 меңе спортның мини-футбол, баскетбол, йөзү һәм волейбол төрләре буенча үткәрелгән югары уку йорты тарихындагы тәүге беренче курс студентлары Спартакиадасы ярышларында катнашты.

Волейбол буенча финал матчы Казан федераль университетының 2010 елның язында сафка баскан “Бустан” спорт комплексында узды. Кулагин урамында урнашкан әлеге спорт комплексында 2013 елгы Универсиада кысаларында волейбол ярышларын үтәчәк.

Волейбол матчын тамаша кылганнан соң Рөстәм Миңнеханов спорт комплексының 25 метрлы бассейнын карады.

Беренче курс студентларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Казанның актив рәвештә 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасына әзерләнүен билгеләп үтте. Планлаштырылган спорт объектларының күбесе төзелгән инде, “Казан” аэропорты, транспорт инфраструктурасы объектларына реконструкция ясала. Татарстан башлыгы Универсиада авылында студентларның тормыш-көнкүреше өчен дөнья таләпләренә җавап бирүче барлык шартлар да тудырылуын ассызыклады. Ул КФУның хәзерге беренче курс студентларының дөньякүләм спорт аренасында Татарстан данын яклаячагына өмет белдерде. ТР Президентының сүзләренә караганда, “Бустан” спорт комплексы бассейны һәм спорт залы югары уку йортына тапшырылган.

“Сезгә кызыклы студент тормышы теләп калам! Казан федераль университеты студенты булу бик мактаулы, мин сезгә көнләшәм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов беренче курс студентларына.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы