Яңалыклар

31.01.2012
Февраль аенда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт ала. Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган телне өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. ТР Хөкүмәте йортында узган чараны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
31.01.2012
Быел май азагы-июнь башларында Казанда, Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге илләре лидерлары саммиты кысаларында, 40 ка якын чара оештырылачак. АТЭС илләре сәүдә министрлары очрашуы шулар арасында үзәк чараларның берсе булачак. Быелгы саммит үзе 1-8 сентябрь көннәрендә Владивостокта уза. Бу хакта бүген журналистларга Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итте. Очрашуның темасы исә Татарстан делегациясенең Давос Халыкара икътисади форумында катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде.
30.01.2012
Хәзерге вакытта РФ социаль иминият фондында 1,5 млн. кешене берләштергән 120 мең иминиятләштерүче (предприятие, оешма, учреждениеләр) теркәлгән. Фондка узган ел дәвамында вакытлыча эшкә яраксызлык очрагын иминиятләштерүгә 7 млрд. 200 млн. сум, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерүгә 1,5 млрд. сум взнос кергән – барлыгы 8,8 млрд. сум керем.
30.01.2012
“ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы узган ел алга куелган бурычларны уңышлы үтәп чыкты. Тармакта мәгълүматлаштыру процессы нәтиҗәле алып барыла. План күрсәткечләре уңышлы үтәлүгә, динамика булуга карамастан, әле тагын да уңышлырак эшләү өчен резервлар бар. Бары эшчәнлектәге активлыкны сүндермәскә кирәк”. Бүген ел йомгакларына багышланган коллегиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның эшчәнлегенә шундый бәя бирде.
30.01.2012
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында Татарстан Республикасының нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләренең 2011 елдагы эшчәнлегенә башлангыч нәтиҗәләр ясалды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
30.01.2012
Россиянең спорт төбәге булган Татарстанда халыкның 27 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, бу канәгатьләндерерлек күрсәткеч түгел. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казан IT-паркында узган республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.
30.01.2012
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең 2011 елда бюджеты үтәлеше тикшерелеп, 2012 елның февраленә бюджет расланды.
29.01.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министры генерал-полковник Кәмаледдин Гейдаров белән очрашты.
28.01.2012
Бүген гадәттән тыш хәлләр министры Кәмаледдин Гейдаров җитәкчелегендәге Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казан вертолет заводында булды. Делегацияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
28.01.2012
Татарстанда мәдәниятне һәм җәмгыятьнең рухи дәрәҗәсен үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Мәдәният министрлыгының Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.

Битләр: << 1941 1942 1943 1944 ( 1945 ) 1946 1947 1948 1949 1950 >>