Дотация хисабына күчерелгән пособиеләрдән шактый зур сумманы каплауны сораучыларга катырак, таләпчәнрәк торырга кирәк – Илдар Халиков

30.01.2012

Хәзерге вакытта РФ социаль иминият фондында 1,5 млн. кешене берләштергән 120 мең иминиятләштерүче (предприятие, оешма, учреждениеләр) теркәлгән. Фондка узган ел дәвамында вакытлыча эшкә яраксызлык очрагын иминиятләштерүгә 7 млрд. 200 млн. сум, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерүгә 1,5 млрд. сум взнос кергән – барлыгы 8,8 млрд. сум керем. Чыгымнар 11 млрд. сум тәшкил иткән: вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала табуга бәйле иминият акчасы 8,5 млрд. сум күләмендә түләнелгән, производствода бәхетсезлек очраклары буенча - 1 млрд. сумнан артык, иминиятләштерелмәгән гражданнарга федераль бюджет хисабыннан 900 млн. сум пособие, бала туганда медицина мәҗбүри иминиятләштерү фонды хисабыннан бирелә торган 46 мең сертификат түләүгә – 507 млн. сум (түләнелгән пособиеләр республикада алдагы елдагыдан 11 процентка артыграк) һәм соңгы 6 елда андый сертификатлар бирү программасы кысаларында дәвалау учреждениеләренә 2 млрд. сумнан артык акча күчерелгән.

Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү керемнәре 1 млрд. 400 млн. сум (2010 елдагыдан 177 млн. сумга артыграк), ә чыгымнар 1 млрд. 100 млн. сум (алдагы елдан 96 млн. сумга күбрәк) булган. Өстәмә медицина, социаль һәм һөнәри тернәкләндерелүгә 151 млн. сум акча бүлеп бирелгән (14 млн. сумга күбрәк); эш урынында каза күрүчеләргә тернәкләндерү үзәкләренә барырга гомуми 81 млн. сумлык 3 меңгә якын юллама бирелгән, 23 млн. сумлык протезлар ясалган һәм ремонтланган, 23 млн. сумга 44 берәмлек махсус техника алып бирелгән, бәхетсезлек очрагыннан соң ук тернәкләрдерелүгә 12 млн. сум күчерелгән һ.б. Эш урынында имгәнүләрне киметү йөзеннән, кисәтү чараларына 136 млн. сумнан артык акча сарыф ителгән (2010 елдагыдан 7 млн. сумга күбрәк).

РФ социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге дәүләт учреждениесе Координацион советы киңәйтелгән утырышында бүген төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзатуллин хисабында шундый һ.б. белешмәләр китерде.

“Еллык эшчәнлек күрсәткечләренең күпчелеге яхшы, шулай да, кешеләрнең эш урынында бәла-казага очрап, һәлак булуы борчуга сала: эш урынында 107 кешенең гомере өзелгән – сугыш бармый, автоматтан атмыйлар лабаса! Татарстанда атна саен уртача 2 кеше эштә һәлак була түгелме соң, моны берничек тә аклап булмый – гадәттән тыш хәл бу!” - дип аеруча төзелеш өлкәсендә, шулай ук сәнәгатьтә һ.б. тармакларда куркынычсызлык техникасы үтәлмәүгә канәгатьсезлек белдерде Координацион советның киңәйтелгән утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков. Татарстан Республикасында предприятиегә эшкә килгән һәрбер кеше хезмәтенең куркынычсыз булуына инанырлык булырга тиеш, әле ел башланды гына, инде эш урынында бәхетсезлек очрагына юлыгучылар 8гә җитте, шуларның яртысы һәлак булды. Шуңа күрә, предприятие вәкилләрен җыеп, дәресләр, семинарлар уздырыйк, дигән тәкъдим итте ул.

Уртак эшчәнлек йомгаклары күрсәткечләреннән тормыш сыйфаты аерым-ачык күренә, дип, республика уңышларын барлап чыкканнан соң, Хөкүмәт башлыгы социаль пособиеләргә түләү буенча чыгымнар былтыр иминият взнослары суммасыннан шактый артык булганлыгын басым ясап әйтте: РФ социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге фонд бюджетына салынган үз керемнәре 2011 елда 8,8 млрд сум (алдагырак елдагыдан 20 процентка күбрәк) тәшкил иткән, иминият буенча түләүләр, ягъни чыгымнары – 11 млрд. сум. Шуңа күрә, бу юнәлештә эшне активлаштырырга һәм эш бирүчеләр белән тыгызрак элемтәдә эшләү шарт. Шул ук вакытта, үзләренең социаль иминият акчалары юк дәрәҗәсендә килеш, дотация хисабына күчерелгән пособиеләрдән шактый зур сумманы каплауны сорап фондка мөрәҗәгать итүчеләргә катырак, таләпчәнрәк торырга кирәк, чөнки түләү фонды җитәрлек түгел, иминият взносларын фондка күчерү һәм түләүләрнең дөреслегенә контрольны тагын да көчәйтергә, ләкин законнар кысаларыннан тайпылмаска, дип кисәтеп куйды И.Халиков.

Әлеге чарада ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һ.б. рәсми затлар катнашты.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы