Илдар Халиков: "ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының максаты - ТР мөлкәт активларын саклау"
30.01.2012“ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы узган ел алга куелган бурычларны уңышлы үтәп чыкты. Тармакта мәгълүматлаштыру процессы нәтиҗәле алып барыла. План күрсәткечләре уңышлы үтәлүгә, динамика булуга карамастан, әле тагын да уңышлырак эшләү өчен резервлар бар. Бары эшчәнлектәге активлыкны сүндермәскә кирәк”. Бүген ел йомгакларына багышланган коллегиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның эшчәнлегенә шундый бәя бирде.
Министрлык алдында торган өстенлекле бурычларның берсе итеп Хөкүмәт башлыгы дәүләт өлеше булган предприятиеләрнең финанс хәле начараюга юл куймауны атады. “Предприятиеләребезнең нәтиҗәле эшләве, җитди проблемалар алдында калмавы безнең өчен иң мөһиме”, дип Премьер-министр дәүләт өлеше булган предприятиеләрдә дәүләт вәкилләрен укыту зарурлыгына аерым тукталды.
Премьер-министр министрлык үз эшчәнлеген көчәйтергә тиешле башка берничә мөһим моментка да тукталды. Аның берсе – торак пунктларның чикләрен киңәйтү белән бәйле. Хөкүмәт башлыгы торак пунктларның чикләрен киңәйтүгә бик сак килергә чакырды. Аның белдерүенчә, яңа җир кишәрлекләре бары аларны үзләштерүнең анык планы, моның өчен гарантияләнгән финанс чыганагы булганда гына теге яки бу торак пункт чикләренә кертелә ала. Киресе булганда, җирләр файдасыз тик ятачак.
Илдар Халиков җир участокларының базар бәясен киметү белән бәйле очраклар күзәтелүен тагын бер кат искәртеп, моңа кишәрлекләрнең кадастр бәясен исәпләүдә яңа методика куллануның да беркадәр йогынты ясавын белдерде. Премьер-министр алга таба мондый закон бозуларга урын калдырмау өчен, 10 көн вакыт эчендә тәкъдимнәр эшләү бурычын йөкләде.
Илдар Халиков заманча мәгълүмат технологияләрен куллану җир-мөлкәт белән бәйле операцияләрне тагын да ачыграк, нәтиҗәлерәк итәргә булыша, дигән фикердә. Шул ук вакытта ул яңа технологияләрне куллану белән генә чикләнмәскә, ә аны реаль нәтиҗәләр бирү өчен файдалануның беренчел икәнлеген төшендерде.
Казнага алынган салым белән бәйле булмаган керемнәрнең зур өлешен дивидентлардан килгән керемнең алып торуын, аның күләме узган ел аеруча сизелерлек артуын искәртеп, Премьер-министр: “Дивидентлар түләү какшамас канун булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына узган ел динамикасын саклап, тагын да нәтиҗәлерәк эшчәнлек теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте