Яңалыклар

20.01.2012
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты вазифасындагы зур хезмәтләрен игътибарга алып, Россия Федерациясенең бердәм тышкы сәяси курсын гамәлгә ашыру һәм федерализм нигезләрен ныгыту эшенә гаять зур өлеш керткәне өчен Минтимер Шәймиевкә ведомство күкрәк билгесен тапшырды.
20.01.2012
Бүген Казанга губернатор Лев Кузнецов җитәкчелегендә Красноярски крае делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр вазифаларын башкаручы Равил Моратов каршы алды.
19.01.2012
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районының III типтагы янгын сүндерү-химия станциясендә булды.
19.01.2012
Бүген Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, “ВСС АВ” компаниясенең (Швеция) сатулар буенча җитәкчесе Андреас Бернер катнашты.
19.01.2012
Татарстан Республикасы һәм Польша Республикасының Лодзь воеводалыгына эшкуарлык, мәдәният, белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лодзь воеводасы Йоланта Хелминская ханым җитәкчелегендәге Лодзь воеводалыгы делегациясе белән очрашу барышында әнә шундый фикер белдерде.
19.01.2012
Бүген Казан Кремлендә Татарстан белән Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм агентлык башлыгы Виктор Масляков имзалады. Килешү урманнарны нәтиҗәле файдалану буенча уртак чаралар уздыруны күздә тота.
18.01.2012
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Лодзь Воеводасы Йоланта Хелминска белән очрашты. Лодзь воеводалыгы - Польшаның төп сәнәгать төбәге, Татарстанның күптәнге партнеры. Ике төбәк арасындагы сәүдә-икътисади элемтәләр узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле килә.
18.01.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен үткәрүче “Россия һәм дөнья: 2012-2020” Гайдар форумында Татарстанның үсеш юнәлешләре һәм бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Форум бүген Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә ачылды.
18.01.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының Ауропа һәм Үзәк Азия илләре буенча вице-президенты Филипп ле Уэру белән очрашты.
17.01.2012
Дәүләт җир күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен, Росреестрның ТР идарәсе инициативасы буенча бүгенге көндә Татарстанда җиргә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерүләрне исәпкә алу буенча программа гамәлгә ашырыла. Ул җир күзәтчелеге белән бәйле барлык административ процедураларның үтәлешен реаль вакыт режимында күзәтергә, нәтиҗәләрне оператив анализларга булыша.

Битләр: << 1941 1942 1943 1944 1945 1946 1947 1948 ( 1949 ) 1950 >>