Яңалыклар

02.02.2012

Архивчыларга электрон хезмәтләр күрсәтүгә күчүне тизләтергә кирәк. Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш архив идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында катнашкан Премьер-министр Илдар Халиков шулай дип белдерде.
Хөкүмәт рәисе, штат җитмәүгә, эш күләме артуга карамастан, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән архивчыларны бары уңай яктан гына бәяләп була, ди.

01.02.2012
Татарстан Республикасында 2013 елгы Универсида уза торган спорт объектларына һәм мәйданнарына бара торган урыннарда урнашкан күп фатирлы йорт фасадларын һәм түбәләрен тәртипкә китерәчәкләр. Бүген ТР Хөкүмәт йортында киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
01.02.2012
“Элек басма матбугаттан гына файдалансак, хәзер интернет мөмкинлекләре артты. Элегрәк халыкка төп мәгълүматны профессиональ журналистлар бирә иде. Интернет мөмкинлекләре үскәч, мәгълүматны кемнәр генә бирми. Тик бу иртәме-соңмы туйдырачак, интернет шаукымы уза торган әйбер. Басма матбугат та, телевидение дә, интернет та үз урынында булачак”. Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый ышаныч белдерде.
01.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” ААҖ редакция-нәшрият комплексында алып барыла торган ремонт эшләре белән танышты.
01.02.2012
Татарстанның барлык хокук саклау органнары, аерым алганда, республика Прокуратурасының җайга салынган эше ТРның тотрыклы үсешенә йогынты ясый. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Прокуратурасы коллегиясендә белдерде.
01.02.2012
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яңа Тура” технополисын төзү” инвестицион проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы меморандумга кул куелды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
31.01.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнәгать предприятиеләренең сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
31.01.2012
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев I дәрәҗә Столыпин медаленә лаек булды.
31.01.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Hyundai” компаниясенең 2013 елгы Казан Универсиадасы катнашучыларын ташуга кагылышлы тәкъдимнәре белән танышты.
31.01.2012
Татарстанда тарифлар билгеләгәндә хезмәт күрсәтү оешмаларының чыгымнары нигезлелек ягыннан тикшерелеп кенә раслагана. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2012 елга 45 юнәлештә тарифлар раслаганда оешмалар тәкъдим иткәннән барлыгы 14 млрд. 602 млн. сумны янга калдыра алган, ягъни оешмалар тарифларны шуның кадәр суммага югарырак билгеләүне тәкъдим иткән булган.

Битләр: << 1941 1942 1943 ( 1944 ) 1945 1946 1947 1948 1949 1950 >>