ТР Президенты Казанның тарихи үзәгендәге тарихи биналарны карады
19.07.2012ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген башкаланың тарихи үзгендә кабат экскурсиядә булды. Республика башлыгы реконструкциягә мохтаҗ обектларны карады, дип хәбәр итә Президентының матбугат хезмәте. Татарстан Президентын экскурсиядә ТР прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, профильле министрлык-ведомстволар җитәкчеләре озатып йөрде.
Президент тукталган беренче пункт Япеев урамындагы 1777 елгы корылма – Чекмарев-Вилькен йорты булды. Әлеге архитектура ядкарен –400 кв метр мәйданлы ике катлы сәүдәгәр йортын янәшәдә урнашкан 39 нчы мәктәпкә бирергә тәкъдим ителә. Рөстәм Миңнеханов бинаны торгызу эшләрен башларга кушты. “Бу бинаны болай калдырып булмый. Беренче эш итеп аның түбәсен һәм фасадын төзекләндерергә кирәк”, - диде ул.
Карл Маркс урамында ТР Президенты Изге Елена Евангелия-лютеран чиркәвендә булды. Аның төп залы бик начар хәлдә бүген. Готика стилендә эшләнгән бүлмә совет чорында “Динамо” җәмгыяте тарафыннан спорт залы итеп файдаланылган, бүген анда гыйбадәт кылына.
Президент гыйбадәт залын торгызу кирәклеген искәртте, Мәдәният министрлыгына реставрация проектын киләсе елга “Мирас” программасына кертергә кушты. “Ел саен 4-5 объектны реконструкцияләргә дип килештек. Быелга инде исемлек билгеле, киләсе елга әлеге проектны программага кертә алабыз”, - диде ул.
Экскурсиядә катнашучылар курчак театрының иске бинасында да булды. Элегрәк гыйбадәтханә булган бу бина хәзер Рус православие чиркәвенә тапшырылган. Тик әлегә аны торгызу өчен финанслар юк. Рөстәм Миңнеханов якын арада беренчел әһәмияттәге эшләрне башкару – бинаның түбәсен һәм фасадын яңарту өчен спонсорлар табарга кушты.
Мәскәү һәм Чернышевский урамнары чатында Президентка XVII-XVIII гасырларга караган өч бина тәкъдим ителде. Аларның берсен яңарту белән ASG инвестиция төркеме шөгыльләнә. Рөстәм Миңнеханов биредә җәяүлеләр зоналары булган тарихи квартал булдыру өчен, калган ике йортны төзекләндерүне дә әлеге компаниягә тапшыру тәкъдимен кертте.
Бүгенге экскурсия барышында ахыргы пункт – Киров районындагы “Бәхетле балачак” (“Счастливое детство”) балалар үзәге булды. XIX гасыр азагында төзелгән ике катлы бинада урнашкан бу үзәктә бүген 500 бала шөгыльләнә. Бинаның фасады һәм беренче каты яхшы ремонтланган, ә менә җитди ремонт таләп ителгән икенче каты файдаланылмый. Бинаны тышкы яктан да төзекләндерергә кирәк. ТР Президенты йортны торгызу мөмкинлекләрен карарга кушты.
ТР Президенты матбугат хезмәте