Татарстан Президенты хастаханәдә мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең хәлен белеште
19.07.2012Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Республика клиник хастаханәсендә ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәизнең хәлен белеште. Инде хәбәр ителгәнчә, машинасында булган шартлаудан соң, тән җәрәхәтләре алган мөфти әлеге хастаханәгә озатылган иде.
Ул үз аңында, ләкин ике аягы да сынган. Табиблар сүзләренә караганда, пациентның гомеренә куркыныч янамый. Рөстәм Миңнеханов мөфти белән аралашты, аңа тизрәк савыгуын теләде.
Илдус Фәиз үзе белдергәнчә, шартлау ул руль артында булганда яңгыраган. “Мин инде Вәлиулла хәзрәткә һөҗүм булганлыгын ишеткән идем. Светофорга туктап, телефоннан шалтыратуым иде. Шул вакытта автомобильнең алгы өлешендә беренче шартлау булды һәм тизрәк машинадан чыктым, ярый әле иминлек каешын эләктермәгән идем”, - ди ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте