Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелегенең алдагы үсешенә, углеводород чималының максималь эшкәртелүенә юнәлтелгән эре масштаблы проектларны гамәлгә ашыру этәргеч булачак. Бу “ТАНЕКО”, “Аммоний” проектлары, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ дә этилен җитештерү куәтлелеге 1 миллион тонна булган завод төзелеше һәм “ТАИФ-НК” ААҖ авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексы проектлары. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышында ТР Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юлламасында хәбәр итте.