“Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы рәисе итеп янә Илдар Халиков сайланды

14.09.2012

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевоя компания” ААҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышы узды.

Акционерлар җыелышында “Сетевоя компания” ААҖ Директорлар советы составы һәм ревизия комиссиясенең вакытынан алда вәкаләтләре алыну һәм яңа состав формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Акционерлар Директорлар советының яңа составы өчен тавыш бирде, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков; “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев; Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев; Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Хәмзә Баһманов; Александр Володкевич; энергетика идарәсе җитәкчесе - В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ААҖ баш энергетигы Александр Евсеев; ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Марат Надыршин; “Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе”нең эш белән тәэмин итүче төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов; “Сетевая компания” ААҖ генераль директорының мәгълүмат технологияләре буенча урынбасары Александр Юртаев кергән.

Акционерлар җыелышыннан соң “Сетевоя компания” ААҖ Директорлар советының беренче утырышы узды, анда Директорлар советы эшчәнлеген оештыру белән бәйле мәсьәләләр каралды, аудит, кадрлар һәм бүләкләү, инновацияләр буенча комитетлар формалаштырылды.

“Сетевоя компания” ААҖ Директорлар советы рәисе итеп янә Илдар Халиков сайланды, аның урынбасары - “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев.

"Сетевая компания" ААҖ матбугат хезмәте