Татарстан Президенты Новосибирск шәһәренә килде

13.09.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирскига эш сәфәре белән килде. Республика башлыгын “Толмачево” аэропортында Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко каршы алды.

Новосибирскида Рөстәм Миңнеханов “Интера-2012” IV халыкара инновацион форумында катнаша. Форум кысаларында Татарстан Президенты җитәкли торган Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе советы утырышы узачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсе татар диаспорасы вәкилләре белән очрашырга һәм инновацион медик-технология үзәктә булырга планлаштыра.

ТР Президенты матбугат хезмәте