Яңалыклар

04.02.2014

«Энергомаш» ЯАҖ Белгород металл конструкцияләре заводы - дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле Россиядә иң әйбәт предприятиеләрнең берсе. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген предприятиедә булганнан соң белдерде.

03.02.2014
Мөслим районында талантлы һәм булдыклы кешеләрнең күп булуы территориянең уңышлы үсешенә ышанырга мөмкинлек бирә. Мондый фикерне бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бу районда булган эшлекле очрашу барышында белдерде.
03.02.2014
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Сарман районында эш сәфәре белән булды. Ул узган ел файдалануга тапшырылган берничә объектта булды, аларда урнашкан учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты, муниципаль берәмлекнең 2013 ел социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган район советы сессиясендә катнашты.
03.02.2014

Бүген Казанга кыска эш визиты белән Россия Президенты ярдәмчесе Владислав Сурков килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Әсгать Сәфәров каршы алдылар. Килеп төшүгә Владислав Сурков Рөстәм Миңнеханов белән югары технологияләр өлкәсендәге технопаркка - ИТ-паркка юнәлде (Казан, Петербург ур.).

03.02.2014

2 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Виктор Демидов белән очрашты.

Виктор Демидов Татарстан Президентына үткән ел Татарстан Республикасы Конституция судының эш йомгаклары, кабул ителгән йомгак карарлар һәм суд уздырган гамәлләр турында мәгълүмат бирде.

01.02.2014
2013 елда Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшенең төп нәтиҗәсе Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уңышлы уздыру булды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыкның йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова катнашты.
01.02.2014
Балалар бакчаларын төзү һәм реконструкцияләү программасын 2014 елда уңышлы гамәлгә ашыру өчен, хәзер үк актив эшне башларга кирәк. Бу хакта йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы  гадәттәге шимбә киңәшмәсендә белдерде.
31.01.2014
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында чыгыш ясады.
31.01.2014
2014 елда Татарстанда мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 10 меңнән артык урын булдырылачак. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ведомство башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт думасы депутаты, РФ Дәүләт думасының мәгариф буенча комитет әгъзасы Илдар Гыйльметдинов катнашты.
31.01.2014
Бүген ИТ-паркта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Битләр: << 1681 1682 ( 1683 ) 1684 1685 1686 1687 1688 1689 1690 >>