Бүген Татарстан уйлап табулар буенча Роспатентка бирелгән заявкалар саны буенча ил төбәкләре арасында - бишенче, ә уйлап табуларга алынган һәм файдаланылган патентлар саны буенча дүртенче урында. Республикада сәнәгать һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле предприятиеләрдә бүген инновацияле продукциянең өлеше 18,4 процент тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 3,5 процентка үскән. Бу мәгълүматларны бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның Казан Ратушасында узган күчмә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә үткән утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланды.
Бүген Казанга эш визиты белән Федераль Собраниенең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алдылар.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Татарстанның "Россия тимер юллары" ААҖ ("РЖД" ААҖ) белән 10 ел дәвамындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук "РЖД" ААҖнең тимер юл ташулары буенча өлкән вице-президенты Анатолий Краснощек, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Сергей Соложенкин, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты, ә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.
Бүген очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Нидерланд Корольлегенең сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс үзара файдалы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рон Ван Дартел да катнашты. Исегезгә төшерәбез, Нидерланд Корольлегенең сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс ханым җитәкчелегендәге мәртәбәле делегациясе Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы елын рәсми рәвештә ябуда катнашу өчен (2013 елның 8 ноябре) Россия Федерациясенә эш визиты кысаларында Казанга килгән иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" хоккей клубын туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән котлады. Хоккей клубы һәм команда җитәкчелеге исеменә яңа уңышларга ирешергә теләкләр сүзләре белән котлаулар килде.
Бүген Уганда Республикасының Энергетика һәм табигать ресурслары министры Ирен Мулони ханым җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Түбән Камадагы "Татнефть" компаниясе объектларында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Визит барышында кунаклар "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Уганда делегациясе әгъзалары республика җитәкчелеге һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге белән хезмәттәшлек перспективалары турында, аерым алганда, Угандада эре нефть эшкәртү предприятиеләрен төзүдә Татарстан тәҗрибәсен файдалану турында фикер алыштылар.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбриклим.
Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Россия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим.
Үзенең авыр һәм бөек тарихында безнең илебез күп мәртәбәләр юкка чыгу чигендә торды. Бу чорларда дәүләтебез көчсезләнә, кешеләр ышанычын югалта барды. Ләкин халкыбызның бердәм булуы барча авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте.