Яңалыклар

14.11.2013

Татарстан Республикасы белән “Лукойл” компаниясе арасында күптән инде тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан һәм ныгый бара. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Нефть компаниясе “Лукойл” ААҖ президенты Вахит Алекперов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

13.11.2013
Яшел Үзәндә Татарстан Халыклар ассамблеясе советы белән ТР да милләтра һәм конфессиара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды.
13.11.2013
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы 21 ноябрьдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
13.11.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 
13.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Композит” холдинг компаниясенең проектларын “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә ашыруның барышы хакындагы киңәшмә уздырды. Киңәшмә “Алабуга” МИЗ администрациясе утырышлар залында узды. Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев та катнашты.

“Алабуга” МИЗ территориясендә композит материаллар һәм әйберләр җитештерү буенча кластер булдыру мәсьәләләре буенча нотык белән “Композит” холдинг компаниясе генераль директоры Леонид Меламед чыгыш ясады. Аерым алганда, ул “Алабуга” МИЗ территориясендә “Алабуга-Волокно” ҖЧҖ заводын төзүнең барышы хакында хәбәр итте.

13.11.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанга эшлекле визит белән килгән Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.
13.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “3М Волга” җитештерү комплексы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.

Әлеге чара “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә узды. Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев, “3М Россия” ЯАҖ генераль директоры Тимоти Аллен Кениг катнашты.

13.11.2013

Бүген Чаллыда җәмәгать судьяларының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев һәм башкалар катнашты.  Татарстан Президенты Чаллы шәһәр судының рәисе Ринат Гәйфетдиновка яңа бинаның ачкычын тапшырды. Шуннан Рөстәм Миңнехановка бинада кыска гына экскурсия үткәрделәр.

13.11.2013
Татарстанда муниципалитетлар башлыклары укулары дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыклары өчен программаның икенче модуле ачылышында катнашты.
12.11.2013

"Динамо-Казан" командасын 2013 елгы туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Җиңүчеләрне котлау Казан Кремленең тантаналар залында узды, чарада ТР буенча ЭЭМ Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты. Без "Динамо-Казан" командасының туплы хоккей буенча Россия Кубогында җиңүенә чын күңелдән шат, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу бик күңелле вакыйга, бүген бөтен командаларның да шундый югары дәрәҗәдәге казанышлары юк. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мондый җиңүләргә ирешер өчен бөтен команда, тренерлар соствы, шулай ук клубның җитәкчелеге һәм иганәчеләре тырышып эшләргә тиеш.  

Битләр: << 1681 ( 1682 ) 1683 1684 1685 1686 1687 1688 1689 1690 >>